erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ОСАГО бәяләре арта

Елның беренче өч ае нәтиҗәләре Татарстанда автомобиль иминияте базарында бәяләрнең сизелерлек үсешен күрсәтә. Республикада ОСАГО полислары уртача күрсәткечтән кыйммәтрәк булып кала.

Агымдагы елның гыйнвар–март айлары нәтиҗәләре буенча, Татарстан ОСАГО полисларының уртача бәясе югары булган төбәкләр исемлегенә кергән. Мәгълүматларга караганда, республикада бер полисның уртача хакы 9 мең сумга җиткән. Бу күрсәткеч Россия буенча уртача дәрәҗәдән югарырак. Бух акта ТАССка сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Чагыштыру өчен, ил күләмендә ОСАГОның уртача бәясе беренче кварталда 7,2 мең сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 3,8 процент дәрәҗәсендә бәяләнә. Әлеге тенденция иминият базарында бәяләрнең акрын, әмма тотрыклы артуын күрсәтә.

Аерым төбәкләрдә бәяләр тагын да югарырак. Мәсәлән, Новосибирск өлкәсендә ОСАГО полисы уртача 13,7 мең сумга бәяләнә, Ингушетиядә – 10,8 мең сум, ә Хабаровск краенда – 9,8 мең сум. Татарстан бу исемлектә урта позицияне били.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, илдә иң еш иминиятләштерелә торган автомобильләр арасында Lada маркасы алда бара – барлык полисларның 21,1 проценты шушы машиналарга туры килә. Аннан соң Toyota (10,7 процент) һәм Hyundai (6,5 процент) маркалары килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев