Татарстанда сайлауда катнашкан гаиләләр арасында 3 машина уйнатылачак
15-17 март көннәрендә Россия Президентын сайлау узачак. Сайлауда катнашкан гаиләләрнең Lada Vesta машинасын оту мөмкинлеге бар. 15-17 март көннәрендә барлыгы 3 машина уйнатылачак.
Бу хакта сайлау көннәрендә узачак мәдәни-күңел ачу чараларына багышланган матбугат очрашуында Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Конкурста катнашу шартлары:
1. 15-17 март көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сайлауга барган җирдән гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзек (ул тавыш биргәннән соң алырга мөмкин) күренергә тиеш.
2. Аннан әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram* битендә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк.
3. Бер катнашучыдан бер генә фото кабул ителә.
4. Фотоконкурста республикада теркәлгән (пропискасы булган) кешеләр генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.
Машиналар берәм-берәм уйнатылачак. Әйтик, 15 мартта шул көнне фото урнаштырган бер машина иясе ачыкланачак. 15 һәм 16 мартта җиңүче исеме «ВКонтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә «туры эфир» вакытында билгеле булачак. Өченче машинаны 17 мартта 20:10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалындагы «туры эфир»да уйнатачаклар. Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин.
*Россиядә экстремист дип табылган һәм тыелган оешма
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137241/
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев