Татарстанда самолет җиргә төшеп, 3 кеше һәлак булган
Кама Тамагы районында Cessna-172 җиңел моторлы очкыч һәлакәткә очраган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 3 кеше һәлак булган.
Сәяхәт самолеты лагерь янында килеп төшкән һәм яна башлый.
"Cessna-172 " очкычы шәхси компаниянең экскурсия рейсын башкарган һәм палаткалы лагерь районында җиргә килеп төшкән. Самолетка ут капкан.
Пилот, әни кеше һәм аның 11 яшьлек кызы һәлак булган. Әтиләре исән калган, тик авыр хәлдә хастаханәгә җибәрелгән.
«Һава транспорты хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев