erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана: территорияләрне чистарту эшләре көчәйтелә

2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык узачак. Бу чорда шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, чүп-чардан арындыру, табигатьне саклау чаралары киң колач алачак.

Татарстан Республикасы территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Чаралар барлык муниципаль берәмлекләрдә оештырылачак.

Ике ай дәвамында башкарма комитетларга су саклау зоналарын, пляжларны, паркларны, скверларны, балалар мәйданчыкларын, базарларны һәм ял итү урыннарын чистарту бурычы куела. Шулай ук бакчачылык ширкәтләре, гараж кооперативлары, шәхси сектор һәм юл буйлары да игътибар үзәгендә булачак.

Аерым игътибар рөхсәтсез чүплекләрне бетерүгә юнәлтелә. Алар авыл хуҗалыгы җирләрендә, урманнарда һәм елга-күл тирәләрендә дә ачыкланачак. Эшләрне координацияләү өчен махсус штаблар төзү, волонтёрлар һәм җәмәгать оешмаларын җәлеп итү каралган.

«Икеайлык кысаларында төп максат — торак пунктларны тәртипкә китерү һәм халыкта экологик культура формалаштыру», — диелә рәсми документта.

Республика министрлыклары һәм ведомстволары табигатьне саклау кануннары үтәлешен көчәйтәчәк. Закон бозуларга контроль даими алып барылачак, нәтиҗәләр атна саен тупланачак.

Чүплекләрне ачыклау өчен «Народный контроль» системасы һәм «Школьный экопатруль» мобиль кушымтасы куллану тәкъдим ителә. Бу эшкә мәктәп укучылары да җәлеп ителәчәк.

Икеайлык нәтиҗәләре 2026 елның 5 июненә кадәр Татарстан Министрлар Кабинетына тәкъдим ителәчәк. Республика халкы чистарту эшләрендә актив катнашырга чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре