erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тотрыксыз һәм чагыштырмача дымлы һава торышы саклана

Татарстанда атна уртасына кадәр эссе, әмма шул ук вакытта тотрыксыз һәм чагыштырмача дымлы һава торышы саклана. Аннары республикага кыска вакытка янә коры эсселек киләчәк, дип фаразлый Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Татарстанда һава шартларын озак вакытлар кояш антициклоны билгеләде (мәсәлән, узган ял көннәрендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булды). Ләкин бүген республикага циклон йогынты ясый башлады.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 15 һәм 16 август көннәрендә, атмосфера фронтлары тәэсирендә төбәктә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Һава температурасы төнлә 13-20 градус җылы, көндез +25..+31 градус .

Пәнҗешәмбегә каршы төндә, 17 августта, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Әмма атмосфера басымы арту сәбәпле, көндез явым-төшем туктаячак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +14..+19 градус күрсәтсә, көндезге сәгатьләрдә һава +27.. +32 градуска кадәр җылыначак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, 18 августта, антициклон тәэсирендә, төбәктә явым-төшемсез һава торышы саклана. Тәүлекнең якты вакытында +29дан +34 градуска кадәр эссе булыр дип көтелә.

Әмма 19 августта, шимбә көнне, атмосфера фронты якын булганлыктан, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана, аерым районнарда яшен булырга мөмкин. Көндез +26дан +31 градус җылы булачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев