Татарстанда Ураза бәйрәменә әзерлек: муниципалитетларга иминлекне тәэмин итү бурычы куелды
Татарстанда Ураза бәйрәме алдыннан җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе игътибар үзәгендә. Республика җитәкчелеге муниципаль районнарга һәм дин әһелләренә бәйрәм көннәрендә мәчетләрдә тәртип саклау буенча конкрет бурычлар куйды.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган чираттагы киңәшмәдә республика муниципаль районнары белән видеоконференция режимында мөһим мәсьәләләр каралды. Җыелыш барышында республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан әзерлек чараларына аерым игътибар бирде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Билгеле булганча, быел 20 мартта мөселманнар Рамазан ае тәмамлануны билгеләп үтеп, Ураза бәйрәмен каршы алачак. Бу көнне республика шәһәрләре һәм авылларындагы мәчетләрдә бәйрәм намазлары укыла.
Шул уңайдан республика җитәкчелеге муниципаль район башлыкларына, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мөхтәсибләренә һәм хокук саклау органнарына җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча уртак эш алып бару бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев