erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе башланды

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе башланды. Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән.

  Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Әйтик, 4 ай эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларыннан 573 законсыз тоту коралы алды, су биологик ресурсларын законсыз тотуның 18 факты һәм «Ау кагыйдәләрен, балык тотуны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлаштыру кагыйдәләрен бозу» 8.37 статьясының 2 өлеше буенча 24 административ хокук бозу очрагы ачыкланды, 5 җинаять эше кузгатылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев