erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда хәләл сертификатлау буенча яңа ГОСТка туры килгән беренче орган билгеләнде

Татарстан Республикасының Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты Россиядә беренче булып яңа дәүләт стандарты – ГОСТ Р 70402-2024 таләпләренә туры килгән хәләл сертификатлау органы статусын алды. Бу карар илдә хәләл продукциянең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыру юнәлешендә мөһим адым булып санала.

Татарстанда хәләл продукцияне сертификацияләү өлкәсендә әһәмиятле вакыйга булды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләүче “Хәләл” стандарты комитеты Россиядә беренче булып яңа милли стандарт – ГОСТ Р 70402-2024 таләпләренә туры килгән сертификация органы статусын рәсми рәвештә алды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-инорм2 хәбәр итә.

Әлеге карар Федераль аккредитация хезмәте үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә кабул ителде. Белгечләр комитет эшчәнлеген яңа стандарт критерийлары буенча бәяләде һәм аның барлык таләпләргә дә туры килүен раслады.

ГОСТ Р 70402-2024 – Россиядә хәләл сертификатлау органнары эшчәнлеген көйләүче яңа милли стандарт. Ул әлеге өлкәдәге структуралар өчен 100дән артык таләпне һәм өстәмә критерийларны үз эченә ала. Бүгенге көндә бу таләпләрнең барысына да туры килгән бердәнбер оешма – Татарстандагы “Хәләл” стандарт комитеты.

Яңа стандартны эшләүдә Казандагы Россия ислам университеты галимнәре катнашкан. Документны әзерләгәндә хәләл индустриясендә кулланыла торган халыкара нормалар да исәпкә алынган.

Хәләл сертификациясе өлкәсендә үзгәрешләр Россия законнарында да чагылыш тапты. 2025 елның сентябреннән Россия Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә аккредитация критерийлары яңартылды. Документта аккредитацияләнгән субъектларның яңа төре – хәләл сертификатлау органнары билгеләнде. Шулай ук инспекция органнарына һәм азык-төлек куркынычсызлыгы белән идарә итү системаларын сертификацияләүче оешмаларга карата таләпләр төгәлләштерелде.

“Хәләл” стандарты комитеты Татарстанда 1999 елдан бирле эшләп килә. Узган еллар дәвамында оешма хәләл продукцияне бәяләү һәм сертификацияләү өлкәсендә зур тәҗрибә туплады. Комитет халыкара дәрәҗәдә дә танылу алган: ул SMIIC стандартлары буенча аккредитацияләнгән, Малайзиянең Ислам үсеше департаменты (JAKIM) тарафыннан рәсми рәвештә танылган.

Моннан тыш, комитет Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Халыкара аккредитация үзәге (EIAC) аккредитациясен дә алган. Хәзерге вакытта Индонезиянең BPJPH агентлыгы белән аккредитация процедурасы бара, шулай ук Согуд Гарәбстанының дәүләт органнары тарафыннан аудит үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев