erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда хатын-кызларга ярдәм чаралары турында сөйләделәр

Татарстанда хатын-кызларга ярдәм итү дәүләтнең гаилә һәм демографик сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Республикада йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр өчен төрле социаль түләүләр каралган.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие

2025 елның 1 сентябреннән югары уку йортларында, көллиятләрдә, фәнни оешмаларда һәм өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә көндезге бүлектә укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәртелде. Шул ук вакытта студентның түләүле яки бюджет нигезендә укуы әһәмияткә ия түгел.

Түләү күләме төбәктә билгеләнгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы нигезендә исәпләнә.

Декрет ялында булу вакытына карап, пособие түбәндәгечә билгеләнә:
— 140 көнлек стандарт декрет өчен – 96 338 сум;
— катлаулы бала табу очрагында 156 көн өчен – 107 348 сум;
— күп балалы йөклелек булганда 194 көн өчен – 133 497 сум.

Йөкле хатын-кыз әлеге түләүгә гаризаны йөклелекнең 30 нчы атнасыннан башлап бирә ала. Әгәр берьюлы берничә бала көтелсә, гариза 28 нче атнадан кабул ителә. Гаризаны декрет ялы тәмамланганнан соң алты айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.

Түләүне «Госуслуги» порталы аша яки Россия Социаль фондының клиент хезмәтенә, шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рәсмиләштерергә мөмкин.

Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие

Бердәм пособие йөклелекнең иртә чорында — 12 атнага кадәр медицина учреждениесендә исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә. Бу ярдәм, нигездә, кереме түбән булган гаиләләргә каралган.

Гариза каралганда гаиләнең уртача кереме, республикадагы яшәү минимумы, шулай ук гаиләдәге һәр хезмәткә яраклы кешенең минималь кереме исәпкә алына. Ул ел дәвамында кимендә сигез минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиеш.

Кайбер очракларда керем булмау җитди сәбәпләр белән аңлатыла ала. Алар арасында өч яшькә кадәрге бала, инвалид яки өлкән кешене карау, көндезге бүлектә уку, озак вакыт дәвалану, хәрби хезмәт узу яки эшсез буларак рәсми теркәлү бар.

Түләү күләме гаиләнең матди хәленә карап билгеләнә һәм төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты булырга мөмкин.

Бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособие

2026 елның 1 февраленнән бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 28 450 сум тәшкил итә. Әгәр гаиләдә берьюлы берничә бала туса, түләү һәр балага аерым карала.

Гаризаны бала туган көннән соң алты ай эчендә тапшырырга кирәк. Документлар «Госуслуги» порталы аша яки Социаль фонд бүлекчәсенә, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп кабул ителә.

Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, гариза карау вакыты 10 эш көне, ә уңай карар кабул ителгән очракта акча 5 эш көне эчендә күчерелә.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре