erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга күченеп кайтучы ватандашларга ярдәм программасы үзгәрәчәк

Татарстанның «2019-2025 елларга чит илләрдә яшәүче ватандашларның Татарстан Республикасына үз ирекләре белән күченүенә ярдәм күрсәтү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертергә җыеналар.

Яңалыклар качакларның, шулай ук Россия белән дустанә булмаган илләрдә яшәүчеләрнең күченү мәсьәләсенә кагылачак. Шундый карар проектын Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшләде.

Үзгәрешләрне «дәүләт программасында катнашуның төп таләпләре» бүлегенә кертергә тәкъдим ителә. Мәсәлән, ачыклап үтелгәнчә, Россия территориясенә ашыгыч рәвештә килгән һәм качаклар дип танылган яки Россия Федерациясендә вакытлыча сыену урыны алган ватандашларга карата һөнәри белем һәм эш стажы таләпләре кулланылмый.

Моннан тыш, таләпләр Россиягә карата дустанә булмаган гамәлләр кылган чит ил территорияләрендә даими яшәүчеләргә карата кулланылмаячак, бу илләрне РФ Хөкүмәте билгеләде. Шуның өчен, бу илләрдә яшәүче гражданнар дәүләт программасында катнашулары турында даими яши торган илендә вәкаләтле органга гариза бирергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, былтыр Россия Хөкүмәте дустанә булмаган илләр исемлеген раслады. Аңа, шул исәптән, Австралия, Бөекбритания, Европа берлеге әгъза-дәүләтләре, Корея Республикасы, АКШ, Тайвань (Кытай), Украина, Черногория, Швейцария, Япония һәм башка илләр керә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Программаның яңа редакциясендә, элеккечә үк, актуаль фәнни һәм технологик проблемалар белән шөгыльләнә торган белгечләргә һәм галимнәргә аерым өстенлек биреләчәге билгеләнә.

Документ 19 майга кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanga-kucenep-kaitucy-vatandaslarga-yardam-programmasy-uzgaracak-5871051

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X