erid:2VtzquqpS7d
Татарстанлылар арасында күпме кеше үзләренә кредит бирүне тыйган?
Яңалыклар

Татарстанлылар арасында күпме кеше үзләренә кредит бирүне тыйган?

Үзәк Банк статистикасыннан күренгәнчә, россиялеләрнең мошенникларга күчергән акчаның 40 проценты кредитка алынган

Моның белән 1 марттан  башлап гамәлгә кергән һәм россиялеләргә үзләренә кредит алуны тыярга мөмкинлек бирә торган закон көрәшергә тиеш.

Ул кредит җыючы һәм мошенникларга акча җибәрүче потенциаль корбаннар өчен генә түгел, ә "кредит наркоманнары" өчен дә яклау булачак. Соңгылары ниндидер ошаган кием-салым, әйберне күреп алып, кулланучылар займын рәсмиләштерә дә бурычка кереп бата. Ә кайчак аферистлар кешенең паспорт мәгълүматларына ия була һәм микрофинанс оешмаларында бернәрсәдән дә шикләнмәгән россиялегә ссудалар ала. 

Саннар министрлыгы күрсәткеченә караганда, үзләренә кредит бирүне тыю белән 1, 2, 3 март көннәрендә 1,7 миллион кеше файдаланган.
Гариза бирүченең уртача яше – 53. Кредит бирүгә тыю буенча гариза бирүчеләрнең иң күбе Самарадан:

–  Мәскәү — 351 мең. 
– Санкт-Петербург - 143,9 мең. 
– Мәскәү өлкәсендә -112,3 мең.
– Краснодарда - 69,3 мең
– Свердловск өлкәсе- 50,5 мең. 
– Ростов өлкәсендә – 43,5 мең. 
– Башкортостан – 42,7 мең.
– Новосибирскта – 42,4 мең. 
– Татарстанда – 41,8 мең. 
– Түбән Новгород өлкәсе – 37,6 мең.

Чыганак:Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев