erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның 37 районының 181 торак пунктында күчмә медицина комплекслары эшләде

Татарстанда 40 меңгә якын кеше мобиль поликлиникаларда диспансеризация узган

Быел күчмә медицина комплекслары Татарстанның 37 районының 181 торак пунктына килде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, табиблар 40 меңгә якын кешене караган, ә диспансеризациянең икенче этабында 13 меңнән артык татарстанлыны тикшергән.

Тикшерү узган кешеләрнең 15,5 процент өлешенең нинди дә булса авыруы булу беренче тапкыр ачыкланган. Диспансеризация узган һәр өченче кешегә өстәмә тикшерү үтәргә киңәш ителгән. 1,2 меңнән артык кешене хастаханәгә салганнар.

Татарстанда «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында биш мобиль поликлиника гамәлдә. Мобиль комплексларда республиканың әйдәп баручы клиникаларының белгечләре эшли. Белгечләр арасында акушер-гинеколог, невролог, офтальмолог, кардиолог, кан тамырлары хирургы, уролог, онколог, оториноларинголог, гастроэнтеролог, аллерголог, травматолог-оропед, эндокринолог, УЗИ-диагностика табибы, функциональ диагностика (ЭКГ) табибы бар. Мобиль пунктларда шулай ук лаборатория комплекслары да булдырылган.

Бу атнада табиблар Карабаш бистәсендә, Турай, Татар Талкышы, Дөбъяз һәм Олы Кибәче авылларында эшли.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев