Татарстанның «Хәрби туганлык» оешмасына яңа җитәкче сайланды
Конференция узды
Казанда «Хәрби туганлык» бөтенроссия ветераннар оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге конференциясе узды. Җыелышта республика оешмасы башлыгы итеп хәрби хәрәкәтләр ветераны, Эчке эшләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре һәм Төньяк Кавказдагы операцияләр катнашучысы Вениамин Чубаренконы сайланды. Аны бүлекнең элеккеге җитәкчесе – запастагы генерал-майор Иван Стогниевның тәкъдим итте, - дип яза "Татар-информ".
«Хәрби туганлык»ның республика бүлегенең яңа советы составына оешманың Татарстан муниципаль берәмлекләрендәге бүлекләренең гамәлдәге җитәкчеләре керде.
Өстәмә рәвештә советка күпьеллык стажы булган әгъзалар сайланды.
Оешма советы карары белән аның яңа рәисе итеп Иван Стогниев билгеләнде.
Чара азагында Александр Даренков Иван Стогниевка I дәрәҗә «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев