erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавыкларны арендага бирәм! Кем ала? Бәясе - 500 сум...

Авылда җәйге айларда булса да, тавык-чебеш асрарга байтактан хыялланам. Ярый ла, чебешләрен көзге якта суыткычка тутырырсың. Безнең Балык Бистәсе районы халкы сөйләшкәнчә, күкәй сала торган тавыкларны ни эшләтергә? Аларны бетерү кызганыч бит.

Кышкы айларда тавыкларны туганнарда калдырып торырга мөмкин яки күршеләргә арендага бирәсең, дип тә уйлаган чаклар булды. Бактың исә, акча дигәндә әллә ниләр кыланырга әзер Англия, Канада, АКШ капиталистлары тавыкларны арендага бирүне күптән гамәлдә куллана икән инде. Безнекеләр дә, базар шартларына ияләшеп, дөньядан калышмый булып чыкты. 

Мәгълүматларга караганда, Мәскәүдә һәм Екатеринбургта тавыкларны арендага бирә башлаганнар. Мин тавыкларны вакытлыча карап торганнары өчен туганнарга яки күршеләргә бераз акча бирергә кирәк булыр, дип, үземчә фикерли идем.

Монда “бизнес” киресенчә икән, тавык арендасы өчен табыш аласың, хәтта. Күкәй сала торган тавыкларыңны бер айга арендага бирсәң, һәр тавык – 500 сум. Җәйге чорда өч айга арендага бирсәң, һәр тавык хуҗасына ай саен 550 сум табыш китерә. Тавыкларыңны нинди дә булса мәдәни чарага 3 көнгә арендага бирсәң, 900 сум “чумара” эшлисең. Берәр нәфис фильм төшергәндә токымлы матур тавыклар вакыйга күренешендә файдаланылса, Мәскәүдәге киностудияләр 1 сәгать аренда өчен  “артист” тавыклар хуҗасына 7 мең сум түли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Колхозлар һәм совхозлар бетерелгәч, татар авыллары урамнарын да чирәм каплады. Үзара салым акчасына асфальт яки вак таш юллар сузу да, яшеллекнең иркенләп җәелүенә китерде. Буш өйләрнең ишегаллары чирәмлек кенә түгел, чын печәнлек болынына әверелде. Мин шул яшел хәтфә ишегалдында тавык-чебешләрнең чирәм чемченә-чемченә йөгерешеп йөрүләрен күз алларыма китереп исәрләнәм инде. Уйланган эш барыбер чынбарлыкка ашмый калмый ул. Гомерләр булып, авылга кайтып, кош-корт асрый башлагач, миңа килерсез тавык сорап. 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/tavyklarny-arendaga-birm-kem-ala-r-tavykny-byase-500-sum-ueny-chyny-berg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X