Театр - күңел ачу урыны түгел, яки термостагы чәй хикмәтләре
Күңелне шул дәрәҗәдә әрнетмәгән булса, бәлки бу хәлне язмаган да булыр идем. Чөнки театрдагы мондый күренешләр турында шактый яздылар. Тамашачының театрга килеп залда ашап-эчеп кәефләнеп утыруы турында әйтүем. Бу юлы үз күзләрем белән күреп кайттым...
4 гыйнвар. Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле. Студент вакытта бу ике әсәрне укып, "сүтеп-җыеп", ягъни анализлап утырганнар хәтердә яңарды. Анысыннан да бигрәк әсәрдәге ачы язмышлар, 1877 елда Идел буендагы ачлык, 1897 елдагы халык санын алу, кешеләрнең бәхет эзләп Хәлифә җиренә китүе һ.б. вакыйгалар һичкемне битараф калдыра торган түгел... дип уйлаган идем, ялгышканмын икән.
Спектакль башланып, берничә минут үтсә дә, безнең арттагы рәттә утырган ханымнар тынычланырга уйламадылар. "Тавышланмагыз", - дип кисәтү ясагач, әллә спектакльгә килүләрен, әллә спектакль башлануын аңладылар, тынлык урнашты. Төп герой Сафаның солдаттан кайтуы, 6 кызлы Йосыф картның төпчеге - Саҗидәнең аңа ябышып чыгуы, авыл җыены, гореф-гадәтләр, җыр-биюләр - барысы да спектакльдә урын алган. Әнә шулай беренче өлеше үткәне сизелмәде дә.
Тәнәфестә контролерның безнең артта утырган ханымнарга кисәтүенә игътибар иттем.
- Монда ярамый, бу ашханә түгел. Чыгыгыз.
Дәшмиләр.
- Сезгә кабатлыйм. Бу кафе түгел, бу ашханә түгел. Безгә дә сүзе була, һаман тыңламыйсыз.
- Ярар, - дигән җавап ишетелсә дә, аңлавымча, ханымнар кузгалмадылар.
Янәдән кисәтү ясап киткәч кенә табыннарын җыештырып куйдылар. Аның каравы контролерның тетмәсен теттеләр. Үзе генә ишетмәде.
Гайбәтме, гыйбрәтме?
Театрның икенче өлеше башланды. Шуның белән бергә арттагы рәттә ризык каплары да ачылды, термостагы чәй дә игътибарсыз калмады. Берзаман күңелләрнең дә күтәрелгәне сизелде. Алай да ничә еллар бергә яшәп, Саҗидәнең бала таба алмаганлыктан елый-елый үз ирен башкага өйләнергә димләве, аңа авылның Хатирә исемле кызын яучылап кайтуы, вакыйгалар агышы бу хәлләрдән өстен иде.
Кабат 15 минутлык тәнәфестән соңгы өлештә халыкның туган җирләрен калдырып читкә китүе йөрәк өзгеч итеп сурәтләнә. Әсәр катлаулы, состав зур, тулы зал. Артистлар гаҗәеп дәрәҗәдә оста уйныйлар. Тик бу әлеге дә баягы ханымнарны артык кызыксындырмады бугай, анда гайбәт почмагы урнашты. Янәсе, кисәтү ясаганнар. Аларның сүзләренчә, болардан да яхшы кеше юк. Спектакль тәмамлану белән торып чаптылар. Эх, алданрак кайтып киткән булсалар яхшырак булыр иде.
Театр - күңел ачу урыны түгел, кеше монда ял итеп, үзенә гыйбрәт алыр, уйланыр өчен киләдер дип уйлыйм мин. Әлеге спектакль бигрәк тә халкыбызның ачы язмышы турында. Тын да алмый карарлык. Үзеңнең карыйсың килмәсә, ичмасам башкаларга комачаулама. Тамашачының концерт-кичәләргә, спектакльләргә кроссовки, майка, шорты киеп килгәненә өйрәндек бугай инде, залда табын корып күңел ачып утыруы да гадәткә кермәгәе.
Алсу Сафиуллина
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/teatr-kel-achu-uryny-tgel-yaki-termostagy-chy-khikmtlre
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев