Теплицаны кышка әзерләү буенча киңәшләр
Үсемлек калдыкларын җыеп алабыз. Аларны бәйләп куйган шпагатларны, синтетик җепләрне җыеп яндырыгыз яки юып киптерегез.
Фитофтораны барлыкка китерүче инфекцияләр туфракта җыела, аларны да юк итәргә кирәк. Моның өчен бөтен туфракны казып түгеп бетерә алмыйсыз, шуның өчен өске өлешеннән генә арыныгыз. Җирне 5 см тирәнлектә алыгыз да аның урынына яңасын түшәгез. Яңа туфракка тирес яки компост кертәсе була. Монысы да ирендерсә, туфракка 3 процентлы водород перекисе яки 1 процентлы бордо сыекчасы сиптерегез. Берничә көннән ашлама сибеп, казып чыгыгыз.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/teplicany-kyska-azerlibez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев