Терлек азыгы әзерләүдә алдынгы һәм артта бара торган районнар билгеле
Терлек азыгы әзерләү буенча Татарстанда Әтнә районы алда бара, анда күпьеллык үләннәрнең 87 проценты җыелган.
Шул ук вакытта кайбер муниципалитетлар мәйданнарның 15 процентын да җыеп алмаган, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
«Чистай районында мәйданнарның 68 проценты урылган. Шулай ук Апас һәм Зәй районнарында да темплар яхшы», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Югары Ослан, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Лениногорск районнарында терлек азыгы әзерләүнең түбән темплары күзәтелә.
Республикада 125,5 мең гектар күпьеллык үлән чабылган, 384,2 мең тоннадан артык сенаж һәм 25,7 мең тонна печән әзерләнгән. Районнарга күпьеллык үләннәрне беренче кат чабуны 15 июньгә кадәр тәмамларга кирәк.
Татарстанда бөртекле культураларны җыюга июльнең беренче декадасында керешергә ниятлиләр, моның өчен ашлык җыю комплексын әзерләү эшләре бара. Ашлык җыя торган 3 380 комбайн бар, әмма техниканың 50 проценты инде ун елдан артык кулланыла.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев