erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Үткән гомерем-бер мизгел!”

Бәйрәм көнне сәхнә ветераннары сәхнәгә менмәсә, бәйрәм чын бәйрәм булмас иде

“Үткән гомерем-бер мизгел!”(әдәби-музыкаль кичә) 

Көз аеның  икенчесенә аяк баскан чакта бер бик матур, күңелгә якын бәйрәм бар.Ул- өлкәннәр көне.Лаеклы ялга чыккач, кеше өчен икенче бер тормыш башлана диләр, бәлки, бу дөрестән дә шулайдыр. 1нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, лаеклы ялдагылар өчен матур бәйрәм кичәсе үткәрелде.Чарага әзерлек эшләре алдан ук башланып китте, өлкәннәребезгә бәйрәмгә чакыру открыткалары ясалды һәм аларны өләшеп чыгылды,алдан ук концерт номерлары барлап куелды. 

          Һәм ниһаять көтелгән көн дә якынлашты.Мәдәният йортына бер-бер артлы өлкән буын агыла башлады.Китте күрешү, хәл-әхвәл белешү.Тамаша залына үткәч  әдәби-музыкаль кичә башланып китте.Иң элек өлкән яшьтәгеләрне башлангыч класс укучылары котлады.Балаларның җитез биюләре,  матур шигырьләре өлкәннәребезнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.Алар артыннан авылыбыз үзешчәннәренең матур чыгышлары башланып китте.Гөлфия Мәгсүмова, Илдус Хәмидуллин, Халидә Мөхәммәтдинова башкарган җырларны тамашачылар бик җылы кабул итте.Бәйрәм көнне сәхнә ветераннары сәхнәгә менмәсә, бәйрәм чын бәйрәм булмас иде, минемчә.Шуңа күрә авылыбызның ир солтаны, җырчы, гармунчы, нәфис сүз остасы- Рәис абый Шәкүров сәхнәгә менүгә зал алкышларга күмелде.Аның артыннан моңлы җырлары белән Рәшит Шәвәлиев, тальян гармуны белән Басыйр Шәяхмәтов сәхнә түренә чыкты.Сәхнәдә җыр-моң агылды гына, сагынышканнар икән бит безнең өлкәннәребез җырга, моңга, сәнгатькә булган мәхәббәтне.Бәйрәм чәй өстәлләре артында дәвам итте.                   

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

        Ә без, мәдәният хезмәткәрләре, үз чиратыбызда, өлкәннәребезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз һәм үткәннәргә үкенмичә, киләчәккә ышаныч белән, һәр туар таңга сөенеп, саулыкта, тынычлыкта яшәргә дә әле яшәргә дигән теләктә калабыз.Сез безгә зур терәк, сез безгә бик кирәк! 

Талия Сабитова.(Ашытбаш авыл китапханәчесе) 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X