erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТМТВ премиясе: Данир Фирдүстән курка, Шәрәповның йөрәге сикерә, Дилә авырга узган?

27 майда “Пирамида” концертлар залында ТМТV премиясен тапшыру тантанасы узды. “Чиксез музыка” исеме астында оештырылган тамашага 8 яшь икән инде. Быел эстраданың 30 артисты премия белән бүләкләнде. Хәер, артистлар гына түгел, араларында җырлаучы блогерлар да бар иде. (Шәһри Казан, Эльвира Шакирова)

Традиция буенча тантана кызыл келәмнән башланып китте. Гадәттә, кызыл келәмнән узучы артистлар тамашачыны төрле кызыклы образлары белән шаккаттырырга тырыша. Иң ошаганы Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов булды. Булат “Тәмле көрәш” тапшыруындагы алъяпкычын кисә, Ләйсән социаль челтәрдә популяр булган Җиләк Кычытканова булып килде. Сәпите дә бар, сәпитендәге кәрзиненә бакчасында үскән яшелчәләрне салган.

Рамил Шәрәпов та кызык образ уйлап тапкан. “Кавказская пленница” фильмы геройлары булып киенгән иде алар. Дилә Нигъмәтуллина, Данир Сабиров эт ияртеп килгән. Кызыл келәмнән эт белән узу яңалык булмагач, аларның болай килүе әллә ни гаҗәп тоелмады. Бәлки эт урынына башка хайван белән узарга кирәк булгандыр? Мәсәлән, ат яки кәҗә?..

Элек “Барс Медиа” компаниясе журналистларга концертны утырып карарга урын бирми иде. Күз алдына китерәсезме, ничә сәгать буе аягүрә басып концерт кара. Әле кулда нидер теркәп куярга блокнот белән телефон да бар. Ел да, ел да әйтә торгач, ишеттеләр – журналистларга да урын бирә башладылар. Тик быелгы урыннар бер дә канәгатьләндермәде, иң кырыйга нәкъ багана турысыннан урын бирделәр. Мин утырган рәттә бер танышым очрады. Аның урыны яхшы җирдә. “Кичә 3500 сумга билет алдым, янәшә урыннар буш иде, утыр шунда”, - дигәч аның янына кунакладым. Әйбәт булды.

Концертны Марат Яруллин ачып җибәрде. Ул сәхнәгә сәхнә артыннан чыкмады, залдан менде. Кара күзлек киеп, репертуарындагы җырлардан попурри башкарды. Аннары Башкортстан егете Лев Кулушев чыкты. Гөлназ Сәфәрова аның исем-фамилиясен “кешенеке төсле түгел” диде. Элина Әхмәдуллинаны беренче күрүем, мондый җырчы барлыгын белми идем. Сәхнәдә үзен бик тыйнак тотты, оялды да бугай. Хәер, башлаганда барысы да тыйнак була шул алар... Роман Плехановны моңа кадәр дә ишеткән булды, тавышы да шәп, тик менә никтер күтәрелеп китә алмый.

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасын Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов, Аннсу белән Рамил Шәрәфиев, Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов алып барды. Бәйрәмовлар үзләре дә премиягә лаек булды. Алар алып барганда, теге кызык образларына кереп тә сөйләште. Ләйсәннең көлүе үзе бер кызык! 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомумән, алып баручылар төрле темаларга шаяртты. Гөлназ артистларның пластик операция ясатулары турында әйтеп алды. Данир Сабиров – колак, Лилия Хәйруллина – күкрәк, Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей теш ясаткан. Моның яхшымы, начармы икәнен генә әйтмәде Гөлназ. Бу хакта фикерен ишетәсе килгән иде. 

Данир Сабиров җыр башкарганчы, пародияләр күрсәтте. Әнвәр Нургалиевны эстраданың “ловеласы” диде. Ловелас – хатын-кызларны үзенә гашыйк иттерүче ир-егет. Әнвәрнең исемен әллә ялгыш, әллә юри “әрмән” дип тә җибәрде, ә “Кочаклама яратмыйча” җырын “нервыга тия” диде. Данир үзен дә, Җәвит Шакировны да “подкаблучник” диде, ягъни хатынына буйсынып яшәүче ир була инде ул. Данирның юморы бигрәк үткен инде. Бөтен артистлар да юморны аңламаска мөмкин бит, үпкәләмиләрме икән аңа?.. 

Фирдүс Тямаевны Данир туры сүзле Салават Фәтхетдинов белән чагыштырды. “Мин Фирдүстән куркыбрак та торам, сөреп килә бит ул. Иң мөһиме – юлында тормаска. Кырыйга чыксаң, үтеп китә ул”, - ди. Интеллигент Айдар Галимов турында болай диде: “Ул Салават абый кебек өч хәрефле җиргә җибәрә алмый. Культурасы рөхсәт итми. Ул аны башка кеше аркылы эшләячәк”, - диде. Ришат Төхвәтуллинны Габделфәт Сафинга охшатты. “Габделфәт абый үзен бик эксклюзив дип саный, үзен ярата. Үзенә үзе “сез” дип эндәшә. Ришат та нәкъ шундый”, - диде. Данир “теща”сының аерылган булуына ишарәләп, аның турында да шаяртып алды. 

Юморлы чыгышлар башка булмады дисәм, Рамил Шәрәповныкы кызык булды. Ул җырлаганда, сәхнәдә гәүдәле бер кыз рәхәтләнеп биеде. Акробатик сәләтен дә күрсәтте Рамил. Шуннан соң Рамилнең йөрәге “сикерә” башлады һәм сәхнәгә ашыгыч ярдәм кешеләре чыкты. Баксаң, бу медицина хезмәткәрләре тантананың иганәчеләре икән. Кыскасы, монысы реклама булып чыкты. Реклама дигәннән, тамашаның тагын бер иганәчесе фойеда тамашачыга бушка лимонад өләште. “Пирамида”дан шешә күтәреп чыккан халыкны күргәч (мин дә шулар рәтендә), ниндидер төнге бардан чыккан сыман булды...

Дәвамын моннан укый аласыз: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X