erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтнә районы фермеры Фидаил Мөхәммәтҗанов: «Авыл кешесенең авыл кешесен баетасы килми» ("Интертат", Гөлүзә Ибраһимова)

Әтнә районында колхоз системасы патшалык иткәч, анда фермерлар юктыр дигән уй туа. Бар икән. Шуларның берсе — Фидаил Мөхәммәтҗанов. Тормыш иптәше Люция апа белән алар өч ел элек ферма эшен башлап җибәргән. Фермага кадәр икесе дә колхозда эшләгән. Әтнә районында фермер булуы авырмы?


Фидаил абыйларга барганда, без килеп җитәбез дип шалтыратып әйтә алмадым, чөнки элемтә юк иде. Капка төбенә килеп туктадык, ишегалдында аклы-каралы песи чабып чыкты да сыпырына башлады. Ишектә йозак эленгән. Каршы як йортка бер апа кайтып бара, бу Фидаил абыйлар йортымы, дип сорадым. «Әйе, аларныкы, машинасы тора, өйдәләрдер», — диде ул. Фидаил абый белән көчкә табыштык. Икенче яктан үзе кайтып бара. Урамдагы иң соңгы йорт аларныкы. Шуңа ферма да күршедә генә икән, Фидаил абый шунда булган. Без аларга барган көнне тормыш иптәше Люция апаның туган көне иде — 55 яшьлек юбилей.


«Юл бирергә теләмәделәр шул»
Ферма ягына барганда бик күп куян эзләре күренә. «И, монда барысы да бар, аю да килә», — дип елмайды Фидаил абый. Әллә ничә сукмак салганнар. Төлке эзләре дә күренә.

Авылда бер урам гына бар. Авыл уртасындарак чишмә төзекләндерелгән булса кирәк, яки ял урыны ясалган. Авыл кечкенә булса да, кешеләре дәү аның. Яңа Шимбер — Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның туган авылы. Андый кечкенә авылда асфальт юл булу да сирәк күренеш. Йортларның күбесенә сукмак салынмаган. Габделфәт Сафинның Шимбер турында җыры бар дип беләм. Авылда мәчет тә, кибет тә юк. Атнасына дүрт көн автолавка килә икән.

Фидаил абый белән Люция ападан кала, авылда фермерлар юк. Яңа Шимбердә алардан кала биш хуҗалыкта сыер асрыйлар икән. Мөхәммәтҗановлар эшләрен өч ел элек грант акчасына башлап җибәргән. Белгәнебезчә, Әтнә районының авыл хуҗалыгы тармагы колхоз системасына корылган. Вак фермерлар өчен ул зур бер дивар булып тора инде. Фидаил абыйның да юлында каршылыклар булган.


«Алай бик юл бирергә теләмәделәр шул. Җаен табарга тырыштык. Башлап җибәргәндә авырлыклар булды инде. Бу эшкә кадәр икебез дә колхозда эшләдек. 2017 елда колхоздан киттем, үз эшемне башларга теләдем», — ди Фидаил абый.

Ферма артындагы җирләр аларныкы түгел икән. Фермерның җирләре берничә чакрым ераклыкта. Җирләрне алганда да каршылыклар булган, штраф та салганнар. «Авыл кешесе булгач, бөтен законнарны белмибез бит инде… Без барысын да тиешенчә эшләгән идек», — ди ул. Барыбер дә алар кире чигенмәгән, каршы тора алганнар.

«Көнләшү дигән әйбер дә бар»
Фермада 25 баш савым сыеры тора. Бинасын әле былтыр гына төзегәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Барысын да үзебезнең көчкә төзедек, материалларга бәяләр нык артты. Кредитлар алырга да туры килде, түләп торабыз. Табышы юк түгел инде. Әле дә эшлисе эшләр күп. Сенаж сала торган техника юк әле, шуңа печән генә әзерләдек. Азык җитәрлек, сатып алмадык, киресенчә, үземнән сорап килүчеләр булды. Тиресне чыгарта торган транспортер куйдык, ул да әйбәт булды. Тиресне әллә кая куеп булмый, безнең артта - колхоз җирләре. Берничә йорттан соң минем туган нигез урнашкан. Үзебезнең нигез йорттагы бакча урынындагы чокырга салып барам», — дип сөйләде Фидаил абый.

Фидаил абый бөртекле культураларны сатып алу яклы, алай кулайрак була дигән фикердә ул.

Фидаил абый белән Люция апа бер кыз белән бер малай үстергән, дүрт онык бар инде. Ферма эшендә дә балалары ярдәм итә. Бөтен документ эшләрен уллары алып бара. Фермада чит эшчеләр юк.


«Балалар ярдәм итеп тора. Тагын да җәелергә исәп бар әле, зураеп куйсак, башка кешеләрне дә эшкә алырбыз. Авылда кеше бар, әмма авыл кешесенең авыл кешесен баетасы килми, шуңа эшкә килмиләр. Эшләгәненә хезмәт хакын түлисең бит инде, барыбер кеше килми. Көнләшү дигән әйбер дә бар инде», — ди фермер.

Мөхәммәтҗановларның быел әзрәк техникасын, материалларын алырга ниятләре булган. Бәяләр күтәрелгәч, ул эшләр озаккарак сузылырга мөмкин инде.

«Дөнья кайный бит. Бәлки, халык авылга кайтыр. Авылда яшәү икенче төрле инде ул. Монда 365 эш көне. Авылга кайтсыннар иде. Эшләмәсләр шул. Авылда эшләргә кирәк бит. Хайван асрау гына димәгән бит. Бал кортларын тоту, чәчәк, яшелчә үстерү — мөмкинлекләр күп. Теләгән кеше башлап җибәрә ала инде», — ди Фидаил.

Дhttps://intertat.ru/news/agriculture/16-03-2022/tn-rayony-fermery-fidail-m-h-mm-t-anov-avyl-keshesene-avyl-keshesen-baetasy-kilmi-5851344әвамын укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X