Төрекмәнстан делегациясе «КазанФорум»да катнашачак
Төрекмәнстан Халк мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумына килергә җыена. Бу хакта илнең «Watan» телеканалы хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Тышкы эшләр министры Рәшид Мередов Хөкүмәт утырышында белдергәнчә, форумга Бердымөхәммәдов җитәкчелегендә рәсми делегация җибәреләчәк. Аның сүзләренә караганда, әлеге визит Төрекмәнстан белән Россия арасындагы стратегик хезмәттәшлекне тагын да ныгыту максатын күздә тота.
Искәртик, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» 12–17 май көннәрендә Казанда үтәчәк. Форумның төп эшлекле чаралары 14–15 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узуы планлаштырыла.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев