ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов: «Кытай өчен визасыз режим эшли башласа, аннан туристлар агымы берничә тапкырга артачак»
Татарстанлылар кайда ял итәргә ярата?
2026-2027 елларга Татарстанда туризм тармагының максаты – чит ил туристлар агымын арттыру һәм Азия илләреннән сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итү.
Бу хакта «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләгән.
«2026-2027 елларга безнең өчен максат – чит ил базарларында активлашу. Беренче чиратта бу якын Көнчыгыш, ягъни Персия култыгы илләре. Безнең Дубай белән авиаэлемтәбез урнаштырылган, декабрьдә Абу-Дабидан самолетлар оча башлаячак. Әлбәттә, безгә Согуд Гарәбстаныннан, Катар һәм Оманнан рейслар кирәк. Бу бер кешегә елына берничә сәфәр туры килә торган дәүләтләр. Кешеләр актив сәяхәт итә, безнең өчен бу бик яхшы базар», – дигән әңгәмәдәш.
Татарстан өчен төп чит ил туристлык базарлары булып Кытай, Фарсы култыгы илләре һәм Һиндстан кала бирә.
«Әгәр Кытай өчен визасыз режим эшли башласа, аннан туристлар агымы берничә тапкырга артачак», - дип ышана Иванов.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев