erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Хезмәт министрлыгы мәктәп укучыларына социаль өлкәдәге эш үзенчәлекләре турында сөйләде

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «кешегә кеше кирәк»дигән һөнәри юнәлеш бирү сессиясе узды.

Чара мәктәп укучыларын социаль өлкәдә эшләү белән кызыксындыруга һәм булачак квалификацияле белгечләрне әзерләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Тармакның үзенчәлекләре турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Социаль эш факультеты деканы Маргарита Максимова һәм Казан дәүләт медицина университетының яшьләр сәясәте буенча проректоры вазыйфаларын башкаручы Артур Җәләев сөйләде.

Моннан тыш, очрашу вакытында комплекслы һәм тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре укучыларга үзләре эштә куллана торган заманча җиһазларны күрсәттеләр. Укучылар вак моториканы үстерү җайланмалары, өлкәннәрдә фикер функцияләрен саклау өчен төрле тренажерлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вертикализаторлар һәм башка җиһазлар белән таныштылар/

Укучыларның шулай ук белгечләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бар иде. Алар сораулар бирделәр һәм социаль өлкәдә эшнең чынлыкта ничек булуын, кешеләрнең нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләрен, хезмәткәрләрнең нинди бурычларны хәл итүләрен һәм нинди уңышларга ирешә алуларын белделәр.

Болардан тыш, мәшгульлек хезмәте белгечләре укучыларга VR-күзлек ярдәмендә тиешле һөнәрләр белән танышырга тәкъдим итте.

Сессиядә җиде мәктәптән 140тан артык яшүсмер катнашты. Чара "Кадрлар" милли проекты кысаларында оештырылды, дип билгеләделәр министрлыкта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев