erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Хезмәт министрлыгы: сугыш ветераннары торак белән тәэмин ителгән, аларның йортларында ремонт үткәрелә

Татарстан ветераннары өчен төрле социаль ярдәм чаралары гамәлдә.

Алар беренче чираттагы медицина дәвалануы, түләүсез медицина препаратлары алалар, диспансеризация узалар, шифаханә-курорт дәвалануыннан һәм техник тернәкләндерү чараларыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланалар.

Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

"Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш инвалидлары кебек үк, льготачыларның федераль категорияләренә керәләр. Аларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 50% ташлама бирелә, протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү һәм су транспортында йөрү бушлай каралган», - дип сөйләде Зарипова.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, шулай ук аларны озата йөрүче кешеләр шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү хокукыннан файдаланалар.

Республикада 5 меңнән артык тыл хезмәтчәннәренә ай саен республика бюджеты хисабына акчалата түләү бирелә. Иң мөһим ярдәм чаралары арасында торак бирү һәм торак биналарны ремонтлау тора.

Тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев