Түбән Кама лицеендагы вакыйгадан соң ике җитәкче эшеннән китте
Түбән Кама шәһәрендәге 37 нче лицейда булган резонанслы вакыйгадан соң мәгариф өлкәсендә кадр үзгәрешләре теркәлде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин һәм лицей директоры Динара Котляр үз вазыйфаларыннан китте.
Рәсми мәгълүматка караганда, ике җитәкче дә эштән китү турында гаризаны үз теләкләре белән язган. Бу хакта мәгариф идарәсе кабул итү бүлмәсендә расладылар. «Мәгълүмат дөрес, гаризалар кабул ителде», — дип белдерделәр идарәдә.
Айдар Гарифуллин моңа кадәр Чаллы шәһәрендә 4 нче мәктәпне, аннары 2 нче гимназияне җитәкләгән. Түбән Кама мәгариф идарәсендә ул өч ел эшләгән. Хәзерге вакытта аның вазифаларын вакытлыча Айзирәк Рамазанова башкара.
Динара Котляр 37 нче лицейны 2019 елда ачылган көненнән бирле җитәкләгән. Мәгариф учреждениесендә 1433 укучы белем ала, 77 педагог хезмәт куя. Вакытлыча директор вазифасына кандидат әлегә билгеләнмәгән.
Исегезгә төшерәбез, 22 гыйнварда иртәнге сәгатьләрдә лицейга пычак алып кергән 13 яшьлек укучы мәктәпнең 53 яшьлек техник хезмәткәренең кулыннан яра салган. Үзе исә петардалар шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән. Укучыны Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган, зыян күрүчеләр шәһәр хастаханәсендә дәвалана.
Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты үтерүгә омтылу һәм вазифаи ваемсызлык маддәләре буенча җинаять эше кузгатты, тикшерү эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев