Укучыларны киләчәк һөнәрләр белән Биләрдә форумда таныштырдылар
«Киләчәк һөнәрләре» яшьләр форумы Биләрдә узды.
Татарстаннан һәм уннан артык төбәктән 600дән артык югары сыйныф укучысы кирәкле һөнәрләр белән танышты, югары уку йортлары һәм эре предприятиеләр вәкилләре белән аралашты.
Форум укучыларга булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Катнашучылар өчен эш бирүчеләр һәм югары уку йортлары белән очрашулар, мастер-класслар, эшлекле уеннар һәм проект эше оештырылды.
Форум программасына биш юнәлеш буенча белем бирү треклары кертелгән иде: энергетика, агросәнәгать комплексы, Экология, IT, җитештерү һәм хезмәт күрсәтү тармагы.
Катнашучыларны 50 кешегә кадәр төркемнәргә бүлделәр. Алар өчен практик дәресләр һәм эшлекле уеннар әзерләнде, алар анда үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев