erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучым-горурлыгым

Укырга-язарга өйрәткән беренче китабым әле дә саклана.Бүгенге көндә ирешкән уңышларымның башы син- укытучым!

                 Кеше гомере...Беренче дөньяга аваз салу,беренче адымнар,беренче класс,беренче укытучы,беренче дәрес,беренче китап... Һәркемнең тормышында шундый “беренчеләр” күпме була икән?! Еллар узган саен,кеше үзенең үткән елларын барлый,балачагын сагына.Һәр үткән көне,һәрбер хатирәсе аерым кешеләр,аерым вакыйгалар белән бәйле.Ә минем барысы да бер кешегә-әниемә барып тоташа. Дөньяга килүемә сөенүче,беренче авазларымны зарыгып көтүче,аяк атларга өйрәтүче, назлап-кадерләп үстерүче,укырга-язарга өйрәтүче кешем -әнием минем.

  Укытучы кызы мин! Балачагым китап-дәфтәрләр арасында үтте дисәм дә ялгыш булмас. Юк,алай гына  түгел , әни карынында чакта ук үз телемдә ярату сүзләре, матур көйләр ишеткәнмендер мин. Ә дөньяга килгәч,әнием бишек җырлары көйләп,әкиятләр сөйләп йоклаткандыр.Шуңадыр,мин башка балалар кебек уенчыкларга түгел, ә матур китапларга кызыга идем.Күп иде минем матур, рәсемле,төсле китапларым. Тик әниемнең язу өстәлендәге зәңгәр тышлы китапны , никтер күбрәк ярата идем мин. Ак алъяпкыч кигән, кулына чәчәкләр тоткан кыз рәсеме төшкән бу китаптан мин, укый-яза белгәнче үк, күп сүзләрне әйтергә өйрәндем. Ә апаема ияреп хәрефләрне кабатлап баруым, һәркөн китаптан укырга өйрәтүләрен сорап аптыратуларым әле дә хәтердә. Беренче сыйныфка укырга кергәч, беренче укытучым- бу китап белән безне аерым хөрмәт, ярату белән таныштырды. “Балалар, бу белемгә юл ачучы тәүге дәреслегебез-Әлифба китабы.Без аның белән белем дигән олы дөньяга аяк атларбыз.Әлифба китабы сезне укырга, язарга гына түгел, дус-тату. Әдәпле булырга да өйрәтер”,диде.Укытучымның шушы сүзләреннән соң , бу таныш китабым тагы да серле,кадерле булып тоелды миңа. Китапның һәркөн бер битен ачкан саен, безнең кызыксынуыбыз арта гына барды.Матур рәсемнәрен карап,авазлардан иҗекләр ясап,без укырга язарга өйрәндек. Шушы китап аша укытучыбыз безне укырга-язарга гына өйрәтмәгән,ә күңелләребезгә матурлык орлыклары да салган икән. Әдәпле,тәртипле булырга, тырышып укырга, дус-тату яшәргә,олыларны,әти-әнине хөрмәт итәргә-менә нинди орлыклар булган алар. Шушы орлыклардан без- матур чәчәкләр үсүен теләгән ул. Чәчәкләр кебек матурлык чәчүебезгә ышанган.Китабыбызның битләре күбрәк укылган саен, яхшылык һәм начарлык,матурлык һәм ямьсезлек дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшендек.   Укырга-язарга өйрәткән беренче китабым әле дә саклана.Бүгенге көндә ирешкән уңышларымның башы син- укытучым! Син миндә матур әдәбиятка кызыксындыру уяттың.Ә күбрәк китап укыган саен, минем сөйләмем үсте. Начарлыкны күреп гыйбрәт алдым,яхшы кешеләргә охшарга тырыштым.  

 Кулыма кабат китабымны кулыма алам.Шактый таушалган китабымның битләрен ачам,рәсемнәрен сыйпыйм. Һәрбер хәрефе мине укырга гына түгел,тормышка өйрәткән. Бер мизгелгә балачагыма кайткандай булдым. Янәшәмә әнием килеп басты. Ул сөенеп иңнәремнән кочты,чәчләремнән сыйпады,ә үзе,кулымдагы Әлифба китабыма карап серле генә елмая.Минем нәрсә әйтергә теләгәнемне белә бугай әнием. Сабый баладай аңа ныграк сыенам һәм күңелемнән берүк сүзләрне кабатлыйм:”Рәхмәт сиңа, Әлифбам! Рәхмәт сиңа,беренче укытучым !”

Арча шәһәре 6 номерлы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мостафина Камилә Дилүс кызы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X