erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Улыннан бозым чыгару өчен 1,3 млн сум акча түләгән

Петербургта пенсионер хатын, улын бозымнан коткару өчен, мошенникка 1,3 млн сум акча биргән.

Полиция киемнәр сату һәм төрле бозым, күз тиюләрдән дәвалау белән шөгыльләнә торган хатынны тоткарлаган. 76 яшьлек пенсионер хатын, улын коткару өчен, аңа ике ай дәвамында акча биреп торган. Тегесе фатирын да сатарга кушкач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Хастаханәне эзләп йөргәндә, бер хатын аңа юлны күрсәтә. Шуннан ризык алырга акча сорый. Сөйләшеп киткәч, сезнең улыгыз бар икән, аңа бозым куйганнар һәм аңа тиздән паралич сугачак, ди. Акча түләсәң, бозымны чыгарып буласын да әйтә. Бер генә тапкырда бозымнан дәвалап булмыйсын да кисәтә.

Телефоннарын алышалар. Алдакчы хатын хастаханәгә яткан пенсионерга шалтыратып, тизрәк аннан чык, югыйсә үзеңне алып чыгалар, ди. Аның сүзенә ышанып, чынлап та хастаханәдән кайтып китә. Мошенник та гел шалтырата башлый. Бозымны чыгару өчен акча алып, монастырьга алып барам дип алдалый. Пенсионер туганнарыннан да акча җыя. 290 мең сумны кредитка ала. Барысы 1,3 млн сум алдакчы кесәсенә кереп утыра. Бу акчалар да җитмәгәч, фатирын сатарга куша. Полиция 49 яшьлек мошенникны тоткарлый. Ул элек законсыз наркотиклар әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган, дип яза “КП”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ulynnan-bozym-chygaru-chen-13-mln-sum-akcha-tlgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре