erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнарда кара еланнар уянган

Татарстан урманнарында кара еланнар кышкы йокыдан уянган. Бу хакта Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

 

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенчә, еланнар язын һәр ел саен төрле вакытта уяна. Бу хәл гадәттә төннәрен һава температурасы плюска алышынгач күзәтелә. “Көннәрнең салкынча торуы сәбәпле, алар хәлсез әле. Әмма сөйрәлүчеләр белән “элемтә”гә кермәвең хәерлерәк. Хәер, алар үзләре үк кешедән качарга тырыша”, – дип билгеләп үткән ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белгеч киңәш иткәнчә, урманда бик игътибарлы булырга – йөргәндә, аяк астындагы үләнне таяк белән ачып карарга, еланны очратканда, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, тиз генә читкә тайпылырга кирәк. Дәүләт комитетында аңлатуларынча, кара елан үзенә яки баласына куркыныч янаганда – өстенә басканда, кулга алганда гына ташлана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X