Үт куыгы юлында 3 см озынлыктагы таш!
Бу таш кешене якты дөньядан алып китәргә мөмкин.
Табиблар 40 яшьлек хатынның үт куыгы юлыннан 3см зурлыктагы ташны алалар
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының электрон челтәрләрендәге контактында язылган. Операция бернинди кисү, яруларсыз үткәрелә!
Хәл болай була. Яр Чаллыдагы Р.С.Акчурин ис. ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) 40 яшьлек хатын-кыз китерелә. Пациентның бик каты эче авырта. Җентекле тикшерү уздыралар. Һәм шул ачыклана – холедохолитиаз – үт куыгы юлында 3 см. зурлыктагы таш. Бу бик куркыныч хәл. Икенче көнне эндоскопик ысул белән операция ясыйлар.
Эндоскопик бүлеге баш табибы Евгений Малинин аңлатканча, пациентның авызыннан камералы эндоскоп кертелә. Үт куыгы юлын махсус стентлар белән киңәйтәләр һәм ташны махсус кәрзин белән тотып алалар. Процедураны рентген һәм видеокамера аша күзәтәләр.
Операция уңышлы чыга. Өченче көнне инде хатын-кызны өенә кайтарып җибәрәләр.
Бу медицина хезмәткәрләренең зур уңышы. Алга таба да могҗизалар эшләп, гомерләрне саклап калырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев