erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вафатына бер ел: "Хәмдүнә апа үзе өчен яшәгән булса, миллиардер булыр иде"

Бер ел узды да китте... 14 сентябрьдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның арабыздан китүенә бер ел була. Бүген Казанда мәрхүмә рухына Коръән ашы узды ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

Искә алу мәҗлесе Казан үзәгендә урнашкан җырчы Винарис Илъегетнең ресторанында булды. Ашны Илһам Шәриф оештырды. Хәмдүнә апаның якташы - Башкортстан егете Ибраһим хәзрәт укыды. Бирегә килгән һәркем Илһамга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Син Хәмдүнә апаның гомерен озайттың. Рәхмәт сиңа”, - диделәр аңа.

“Хәмдүнә апа белән моннан күп еллар элек сөйләшеп утырганда, “үлгәч, ашларымны үткәр”, дигән иде. Менә елын да үткәрдем. Рухы шат булсын. Килгән һәркемгә рәхмәт. Укылган догалар кабул булсын”, - диде Илһам Шәриф.

Коръән ашында 30лап кеше – Хәмдүнә апаның якын дуслары булды. Алар арасында Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Альфред Якшимбетов, Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Алсу Абульханова, Алмаз Мирзаянов һәм башкалар бар иде. 

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров: “Хәмдүнә апа – ул легенда. Бүгенге көндә радио һәм телевидениедә аның җырлары яңгырап тора. Газета-журналларда Хәмдүнә апаны искә алмаган журналистлар юк, бүген дә алар безнең арада бар. Һава торышы нинди, Хәмдүнә апа да шундый иде. Ул – буран да, җил дә, яңгыр да булды. Урыны җәннәттә булсын”.

Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова: “Ул башка артистлардан аермалы буларак, үзе өчен яши белмәде. Тормышны яратты, беркайчан да мал җыймады, комсыз булмады. Үзе өчен яшәгән булса, миллиардер булыр иде. Хәмдүнә апа бер фатир да сорый белмәде. Ул халыкны яратты, сәнгать, җыр дип яшәде. Һәрвакыт яшьләргә булышты. Соңгы туган көнен Илһам аңа сюрприз итеп бакчада үткәрде. Башта урамда утырдык, аннары өйдә табын артында караңгыга кадәр сөйләшеп утырдык. Ул китәсен белгән кебек үлем турында еш сөйләде. Бәлки берәр нинди төш күргәндер... “Апаем, мине ташламагыз, яме”, - дип әйтә иде”.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанның атказанган артисты Альфред Якшимбетов: “Хәмдүнә апа минем 21 җырымны башкара. Бик күп еллар буе безнең белән – Салават Фәтхетдинов төркеме белән гастрольләргә йөрде. Һәрвакыт тере тавышка җырлады. Мин көн саен Салават янына йөрим. Юл Курган зираты аша уза. Барганда да, кайтканда да Хәмдүнә апа рухына дога укыйм. Узган ел 15 сентябрь көнне безгә кунакка килергә тиеш иде. Яңа җырлар сораган иде. Насыйп булмады, 14 сентябрьдә китеп барды...”

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов: “Хәмдүнә апа белән гастрольләрдә бергә йөреп таныштык. “Оренбург чикерткәсе” дигән кушаматны миңа иң беренче булып Хәмдүнә апа кушты. “И, балакаем, бигрәкләр дә гәүдәң юк инде. Жәлләп тә куям үзеңне, ничекләр йөрисең соң син?” - дип шаяра иде. Шаярып сөйләшергә яратты. Яшьтәшләр кебек ачылып рәхәтләнеп сөйләшә идек. Сәхнәдә үземне дөрес тотарга өйрәтте. “Уйнап сөйләсәң дә, сүзеңне уйлап әйт”, - дия иде”. 

Танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов: “Хәмдүнә апа минем өчен икенче әнием иде. Әни белән икесе дә 1949 елгы алар. Әни 2014 елда китте. Хәмдүнә апа вафат булгач, күңел елады. “Синең киләчәгең бар, тавышыңны болытлар артына җибәреп җырла”, - дип мастер-класслар бирә иде миңа. Ул безнең күңелләрдә якты кеше булып калачак. Аның кебек кеше башка юк ул. Урыны оҗмахта булсын”.

Мөслимә Исхакова, Хәмдүнә апаның якын дусты: “Үлер алдыннан төнге сәгать унбердә телефоннан сөйләштек. Бөтен серләрне сөйләшә идек. Кәефе әйбәт иде, репетициягә барырга җыенуын әйтте. Мин ял итәргә китәм дигәч, “лягушка-путешественница” диде. Үлгәне турында инстаграмда хәбәр күргәч, ышанмадым. Кем инде болай шаяра, дип ачуым чыкты. Илһамның хатыны Алсуга шалтыраткач, бу хәбәрнең чын икәнен белдем. Күңел ышанмый, исәндер кебек...”

16 сентябрьдә – Уфада, 18 сентябрьдә Казанда Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсе узачак.

Укылган догалар кабул булсын, Хәмдүнә апаның рухы шат, урыны җәннәттә булсын!..
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/vafatyna-ber-el-khmdn-apa-ze-chen-yashgn-bulsa-milliarder-bulyr-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре