erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытны кемнәр “урлый”?

Боҗра эчендәге тиен кебек көн буе чабасың, ә кич җиткәч, бүгенгә билгеләнгәннәрнең яртысы да эш­лән­мәгәнлеге ачыклана. Һәммәбезгә таныш хәл, шулай бит? Димәк, вакытны дөрес файдалана белмибез. Асылда безнең вакытны кемнәр һәм нәрсәләр “урлый” соң?


1. Чакырылмаган кунак. Күп сөйләүчеләр күрше-тирәдә генә түгел, эштә дә җитәрлек. Алар иң кирәкмәгән вакытта бүлмәгә килеп керә дә озын-озак итеп сөйләргә тотына. Сезнең буш вакытыгыз бармы-юкмы, күп сөйләшергә яратучы хезмәттәшегезгә барыбер. Әнә шундыйлар аркасында эш кала да инде. Иң яхшысы – турыдан-туры: “Эшем күп”, – дип әйтегез. Хезмәттәшегезне үпкә­лә­тәсегез килми икән, сәбәп табып, бүлмәдән чыгып китегез.2. Тына белмәгән телефон. Кесә телефоны бик нык комачаулый. Эшкә тотынасың гына, көтмәгәндә апа, энекәш яисә күрше шалтыратып сәлам бирә. Аларның һәркайсы белән сөй­ләшкәннән соң, эшкә яңа­баштан чумарга кирәк була. Бу исә өстәмә вакыт дигән сүз. Көндез кесә телефонының тавышын басып куегыз. 
3. Челтәргә эләксәң... Социаль челтәрләрдә әбиләр дә, бәбиләр дә утыра хәзер. Виртуаль аралашу очрашу-күрешүләрне дә алмаштырды хәтта. Социаль челтәргә кердең генә кебек, ә сәгатькә күз сал­саң, әллә никадәр вакыт узган... “Вконтакте”, “Инстаграм”­дагы хәлләрне кич кенә күзә­тергә гадәтләнегез. Кайбер чит ил­ләрдә эш вакытында социаль челтәрләрдә 15 минуттан да күбрәк утырырга ярамый. 
4. Начар гадәтләр! Сер түгел, тәмәке тартучылар бик күп вакытын әрәм-шәрәм итә. Өстәвенә, сәламәтлеккә күпме зыян салалар. Файдалы да, кирәкле дә эшләргә вакытыгыз күбрәк калсын дисәгез, начар гадәтләрдән котылу җаен эзләгез.
5. Интернетта “адашу”. “Дөнья пәрәвезе” мәгълүмат туплау, яңалыклардан хәбәрдар булу өчен яхшы. Әмма эшкә зыян салырга да бик мөмкин. Интернетта теге яки бу мәгъ­лүмат эзләгән арада, бөтенләй кирәкмәгән сайтларга кереп, күпме вакыт үткәрәсез? Я яңа кибет турында игълан килеп чыга, я танылган артистның туган көненә ниләр бүләк итүләре кызыксындыра башлый. Шул рәвешле эш көне узып киткәнен сизми дә калуың бар. Интернетта үзегезгә кирәкле мәгълү­матны гына карагыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X