Вахитта йорт янган
26 майда иртән Кукмара районының Вахит авылында янгын чыккан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы коткаручыларга сылтама белән хәбәр итте.
Районның янгын-коткару частенә янгын турында иртән хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәндә сарай, мунча, өйнең бөтен түбәсе яна торган була.
Коткаручыларны өй хуҗасы каршы ала, ул эчтә кешеләр калмавын әйтә. Утның күршеләргә күчү куркынычы да була.
Шәхси йорт, каралты-куралар – барлыгы 120 метр мәйданда корылмалар янып бетә. Зыян күрүче кешеләр юк, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев