erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Владимир Путин дүрт татарстанлыны орден белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин берничә татарстанлыны бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында бастырылган.

Ирешелгән хезмәт уңышлары өчен Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов Дуслык ордены белән бүләкләнделәр.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Президент Казанның 18 хастаханәсе баш табибы Ринат Җәләлдиновны һәм Республика балалар клиник хастаханәсе мөдире Айдар Хәмидуллинны Пирогов ордены белән бүләкләде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев