erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Волынец инвалид балага пособие исәпләгәндә гаиләнең керемен исәпкә алмаска тәкъдим итте

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец гаиләнең кереме нинди булуга һәм аның мохтаҗлык критерийларына туры килүенә карамастан инвалид балага пособие түләргә тәкъдим итте. Бу хакта RT хәбәр итә.

Республиканың балалар омбудсмены шул хактагы мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга юллады.

Хәзерге вакытта инвалид балага пособие гаиләнең мохтаҗлыгына комплекслы бәя бирү нигезендә билгеләнә. Биредә керемнәр һәм матди яктан тәэмин ителгәнлек, шулай ук гаиләдәге эшкә сәләтле әгъзаларның мәшгульлеге яки аның булмавының объектив сәбәпләре кебек критерийлар исәпкә алына, диде Волынец.

Шулай да Татарстанның балалар омбудсмены фикеренчә, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләтнең өстәмә ярдәменә аеруча мохтаҗлар өчен искәрмәне күздә тотарга кирәк.

Шуңа бәйле рәвештә, Волынец шул исәптән ата-аналар җәмгыятенең позициясенә дә таянып, РФ Хөкүмәтенең «Бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә айлык пособие билгеләү һәм түләү тәртибе турында»гы карарына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен түләүләрне үтемлерәк итәргә тиеш.

«Татар-информ» агентлыгы Ирина Волынецның декрет вакытында читтән торып эшләүне рөхсәт итү идеясен хуплавы турында элегрәк язган иде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев