erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хакимият БДИ һәм төп дәүләт имтиханы буенча карар кабул итте

Имтиханнар кала, әмма аларны яңарталар, дип яза “Комсомольская правда”.

Шулай ук 9 нчы сыйныфта йомгаклау иншасы һәм әңгәмәсен калдыралар. Үзгәрешләрнең төгәл срокларын әлегә атамаганнар, бары тик ориентирны гына билгеләгәннәр – 2030 елдан да соңга калмыйча. Һәм "эчтәлекле үзгәрешләр" 2025 елгы БДИ һәм ОГЭга кагылмаячак, дип ышандыралар. Хөкүмәттә ОГЭ конструкциясен үзгәрү турында бик күп көннәр баш ваттылар, ләкин берни дә үзгәртмәскә булганнар – ике мәҗбүри предмет һәм икесе сайлау буенча булачак. БДИга бер имтиханга база математикасы һәм профильле имтиханны кире куймакчылар. Кайчандыр 11 сыйныф укучылары математика гына тапшырдылар. Аннары гуманитарийлар мехматларда укырга җыенмыйбыз дип, аттестат өчен җиңеләйтелгән вариантны эшләргә сорадылар. Шуннан ике БДИ ясадылар – база математика һәм профильле. Ә хәзер кире бер имтихан итмәкчеләр, анда җиңел өлеш булачак ("база" аналогы) һәм катлаулы (профиль тибындагы). Беренчесен барысы да яза, ә икенчесен – теләк буенча, әмма өстәмә баллар өчен. Яңа модельгә рәсми рәвештә рөхсәт бирәчәкләр, ә 2026 елга нәтиҗәләрне тәкъдим итеп, кирәкле идеяме-юкмы икәнлеген хәл итәчәкләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/xakimiiat-bdi-ham-top-daulat-imtixany-buenca-karar-kabul-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев