erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара хатын-кызлар көненең атамасы үзгәрә?

«Россия коммунистлары» сәяси партиясе әгъзалары Халыкара хатын-кызлар көненең атамасын Халыкара патриот хатын-кызлар көненә алыштыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Бу «әлеге бәйрәмнең социаль һәм гражданлык нигезенә» басым ясаячак, дип белдерде партия рәисе Сергей Малинкович. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Россия Хөкүмәтенә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненең атамасын алыштыру тәкъдиме белән хат юлладык. Бу – безнең яраткан бәйрәмебез һәм аны һәрвакыт билгеләп үтәчәкбез. Әйдәгез, әлеге бәйрәмнең социаль һәм гражданлык нигезенә басым ясыйк әле. Аны Халыкара патриот хатын-кызлар көненә алыштыру максатка ярашлы булыр иде», - диде Малинкович.

Исемен алыштырган очракта, бу бәйрәм белән Россиянең патриот хатын-кызларын гына түгел, «Кытай, Куба, Вьетнам хатын-кызларын һәм Европа, АКШның намуслы гүзәл затларын да» тәбрик итеп булачак, дип өстәде депутат.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искәртеп узабыз, Халыкара хатын-кызлар көне киләсе атнада билгеләп үтеләчәк, Россия халкын өстәмә ял көтә

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/khalykara-khatyn-kyzlar-knene-atamasy-zgr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев