erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзер фатир сатып алу отышлымы?

1 июльдән ил күләмендә ташламалы ипотека программасы туктатылды. Нәтиҗәдә яңа сатып алган торакка айлык түләү уртача ике тапкырга артачак, ди белгечләр. Торак базарын ни көтә? Хәзер фатир сатып алу отышлымы?

 Дүрт еллык ташлама

Ләйсән белән Нияз Кәримовлар икенче бәбиләрен көтәләр.

– Тагын бер сабыебыз тугач хәзер яши торган бер бүлмәле фатир гына җитмәячәк. Шуңа күрә аны зуррагына алмаштыра торыйкмы әллә, дип уйлаган идек тә, соңга калдык, ахры, – ди гаилә башлыгы. – Әле ике-өч ай элек кенә Казанның Идел буе районындагы яңа төзелүче йортларның берсендә 77 квадрат метрлы фатир бәясен белешкән идем. 15 миллион сум чамасы тора, диделәр. Кичә кабат шалтыраттым: шул ук мәйданлы фатир 16 миллион 134 мең сум. Тик йорт әле төзелә дә башламаган. Торакны гаилә ипотекасы буенча алырга теләсәгез, бераз сабыр итәргә дә туры киләчәк, әлегә программаның яңа шартлары тәгаен билгеле түгел, дип тә аңлаттылар. Тик фатирны иртәгә яки берсекөнгә түгел, ә кичә үк алырга кирәк булган, ахры.

2024 елның 1 июленнән илдә ташламалы ипотека программасы туктатылды. Билгеле булганча, ул 2020 елның язында, коронавирус шартларында төзелеш тармагына ярдәм итү чарасы буларак, гамәлгә керде. Башта – 6,5, ә соңрак 8 процентлы бу ипотека яңа төзелүче торакка бирелде һәм аннан теләге булган һәркем файдалана алды. Аңлашыла ки, ташламалы дәүләт программасы беренчел торак базарында бәяләр кыйммәтләнүгә китерде. Чагыштыру өчен, 2020 елда ил күләмендә яңа төзелүче йортларда торакның бер квадрат метры уртача 77 мең сум торса, бу елның июлендә ул 154 мең сумга җиткән. Татарстанда исә җәйнең беренче аенда әлеге күрсәткеч – 212 мең сум. Озын сүзнең кыскасы, дүрт ел эчендә бәяләр ике тапкырдан да күбрәккә арткан. Аның каравы илдә яшәүчеләрнең күбесе яңа фатирлы булып калды. Рәсми саннардан күренгәнчә, ташламалы ипотека программасы башланганнан бирле Россиядә 84 миллион квадрат метр торак сатылган. Әлеге төр ипотеканы иң күп рәсмиләштергән төбәкләр (күрсәткечләр кимүгә таба) – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы, Новосибирск, Ленинград һәм Ростов өлкәләре. Программа буенча кредитның уртача күләме – 3,8 миллион сум.  

Гаиләләргә кала

Белгечләр әйтүенчә, кризиска каршы чара буларак, ташламалы ипотека программасы үз бурычын тулысынча үтәде. Алга таба тораклы булырга теләүчеләргә дәүләт ярдәме адреслы булачак, дигәннәр.

Кемнәргә булышачаклар?

Гаилә ипотекасы

Ставкасы: 6% Кредит күләме: 6 яки 12 миллион сум Вакыты: 30 ел Гаилә ипотекасы төзүчедән әзер яки төзелеп килүче торак, шулай ук, юридик заттан йорт салу өчен җир яки җир кишәрлеге булган йорт сатып алганда бирелә. Моңа кадәр аны 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр бала туган гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Ташламалы ипотека кебек үк, гаилә ипотекасы да бу елның 1 июлендә тәмамланырга тиеш иде. Тик Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында аны 2030 елга кадәр озайтырга кушты. Шул ук вакытта, әлеге торак нәкъ менә яшәү шартларын яхшырту таләп ителгән гаиләләргә бирелергә тиеш булуын искәртте. Әйткән сүз – аткан ук: 6 процентлы әлеге банк кредитын алты яшькә кадәр балалары булганнарга гына калдырырга тәкъдим иттеләр. Әлегә исә тәгаен карар юк.

Банклар да көтә.  

IT ипотека

Ставкасы: 5% Кредит күләме: 9 яки 18 миллион сум Вакыты: 30 ел 2022 елның маенда башланган әлеге программада IT тармак белгечләре катнаша ала. Бер кул белән алганны икенче кул белән кайтарасы бар икәнен исәпкә алып, кредит рәсмиләштерүченең яше 50дән артмаска тиеш. Беренчел кертем күләме – 20 процент. Программа бу елның 31 декабрендә төгәлләнә.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл ипотекасы

Ставкасы: 3% Кредит күләме: 6 миллион сум Вакыты: 25 ел 2020 елдан бирле гамәлдә булган дәүләт программасы авыл җирлегендә торак сатып алу яки төзү мөмкинлеген тәэмин итә. Беренчел кертем күләме – 20 процент. Кредит рәсмиләштерүченең гаилә хәленә аерым таләпләр юк. Йорт урнашкан торак пунктта яшәүчеләр саны 30 мең кешедән артмаска, ә әзер йорт күп дигәндә 3 ел элек төзелгән булырга тиеш. Боларга өстәп, Ерак Көнчыгыш һәм Арктика ипотекасы да гамәлдә. Тик торак эзләп анда кадәр чыгып китүләре икеле.

Эшләгәнең дә җитми

Ә калганнарга нишләргә? Түләргә! Якынча исәпләп тә чыгарганнар: ташламалы ипотека программасы беткәч, яңа торакка айлык түләү уртача ике тапкырга арткан. «1 июльдән соң ташламалы дәүләт программаларын ни көткәнен төгәл әйтүче булмады. Шуңа күрә бүген банклар тәкъдим иткән ипотека ставкасы гамәлдә. Ул, кредит оешмасына карап, 18 проценттан башлана. Июньдә яңа йортлардагы торакка сорау бик зур иде, бу көннәрдә исә бездә тынлык», – диде башкаладагы милек агентлыгы хезмәткәре Алсу Мусина. Белгечтән ипотека буенча айлык түләүләр турында да сораштык. Казан читендә яңа төзелүче йортта 30 процент күләмендә беренчел кертем түләп, 32 квадрат метрлы студияне 30 елга рәсмиләштерәбез, ди. 1 июльгә кадәр ташламалы ипотека буенча айлык түләү 33 мең 624 сум тәшкил итсә, хәзер ул 68 мең 441 сум булачак. Татарстанда уртача хезмәт хакы да 66 мең сум чамасы.

«Көтәсе генә кала»

Торак базарындагы вазгыять турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВтан сорадык.

– Ташламалы ипотека программасының тәмамлануы кемнәргә һәм ничек тәэсир итәчәк?

– Иң беренче чиратта, бу – торак төзүчеләргә кагыла. Кайбер фаразларга караганда, яңа йортта фатир сатып алырга теләүчеләр саны ике тапкырга кимеячәк. Тәгаен саннарны вакыт күрсәтер, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, 8 проценттан 18 процентка кадәр «сикерү» үзен күрсәтәчәк. Моның нәтиҗәсе буларак, беренчел торак базарында бәяләр төшәчәк, дип уйлыйм. Ник дисәң, хәзерге шартларда иске йорттан фатир сатып алу отышлырак килеп чыга. Ташламалы ипотека бетсә дә, торак сатып алырга ярдәм итүче башка дәүләт программалары гамәлдә калды. Әмма аларның да шартларын катгыйлаштырачаклар. Моны дөрес карар дип саныйбыз. Чөнки ташламалы ипотека программасы беренчел торак базарында бәяләр бик нык үсүгә китерде.

– Үзәк банк июль ахырында төп ставканы күтәрергә мөмкин. Бу халык кыйммәтле кредитларга «батмасын» өчен эшләнәме?

– Әйе, мондый фараз бар. Билгеле булганча, бүген төп ставка 16 процент тәшкил итә. Шуны да искәртик: Үзәк банкның төп максаты – еллык инфляцияне 4 процент дәрәҗәсендә саклау. Бу елның алты ае нәтиҗәләренә караганда, әлеге күрсәткеч 8 процент чамасы. Үзәк банк фикеренчә, бәяләр үсүгә китергән төп сәбәпләр арасында ташламалы ипотека да бар. Хәзер программа туктатылгач, ставканы да арттырмаслар, бәлки. Шул ук вакытта аны берьюлы берничә баскычка күтәреп куюлары да мөмкин. Физик затларның «кредит портфеле»нә күз салсак, бурычларның яртысыннан да күбрәк өлеше нәкъ менә ипотекага туры килә. Әйе, 1 июльдән соң аның күләме кимеячәк. Тик халык куллану кредитлары алудан туктамаячак. Ни өченме? Чөнки илдә яшәүчеләрнең хезмәт хаклары арта. Ә финанс яктан белем җитмәү аркасында, без кулга акча күбрәк кергән саен чыгымнарны арттырабыз. Димәк, бәяләр үсәчәк кенә.

– Торак базарын ни көтә?

– Әйткәнемчә, яңа йортлардагы торакка бәяләр төшәчәк. Бу исә икенчел торак базарының җанлануына китерергә мөмкин. Болай булса, 1,5–2 елдан соң без ташламалы ипотекага кадәр булган вазгыятькә әйләнеп кайтачакбыз һәм торак базарында яңа фатирлар искесеннән арзанрак булачак. Ниндидер сәбәпләр аркасында ташламалы ипотеканы кире кайтармасалар, әлбәттә. Әлегә исә көтәсе генә кала.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146490/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев