XXV «Созвездие - Йолдызлык» фестивале Бөек Җиңүнең юбилеена багышланачак
26 февраль көнне XXV “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең зональ турлары башлана (Шәһри Казан, Гүзәл Камалова)
Беренче конкурсантлар Азнакай районында үз осталыкларын күрсәтәчәк. Быел бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм Ватанны саклаучы елына багышланачак, дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
- 2025 елда фестиваль янә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасына лаек булды. “Созвездие — Йолдызлык”ны федераль дәрәҗәдә тану безнең өчен мөһим вакыйга булып тора. Фестиваль ел әйләнәсе уздырыла һәм яшүсмерләргә, аларның яшәү урыннарына һәм һөнәри тәҗрибәләренә карамастан, үзләренең иҗади потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Фестиваль уздырылып килгән дәвердә бу мәктәп аша 1,5 миллионга якын яшүсмер узган. Быел фестиваль Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеена багышланачак, - дип билгеләп үтте министр.
Фестивальнең бу сезонында 2,5 меңнән артык номер әзерләнә, һәр коллектив ким дигәндә, бер номерны Ватанны саклаучыларга багышларга тиеш, дип билгеләп үтте фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. Аның сүзләренчә, барлыгы ун зона этабы үткәреләчәк. Суперфиналлар 19-24 апрельдә, ә төп гала-концерт 30 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев