erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел ялларына Татарстан районнары нинди чаралар әзерләгән?

30-31 декабрьдә районнарда Яңа ел тамашалары уза. Яңа ел ялларына да төрледән-төрле күңел ачу программалары төзелгән: уеннар, фестивальләр, ярышлар, концертлар… Кайбер районнарга артистлар да чакырулы. Яңа ел кичен, ялларын кайда, ничек, нишләп үткәреп була — «Интертат» язмасында ("Интертат",Казан, Гөлүзә Ибраһимова).

Автор: Гөлүзә Ибраһимова
Яңа ел ялларына Татарстан районнары нинди чаралар әзерләгән?
30-31 декабрьдә районнарда Яңа ел тамашалары уза. Яңа ел ялларына да төрледән-төрле күңел ачу программалары төзелгән: уеннар, фестивальләр, ярышлар, концертлар… Кайбер районнарга артистлар да чакырулы. Яңа ел кичен, ялларын кайда, ничек, нишләп үткәреп була — «Интертат» язмасында.

"Татар-информ" архивы
Арчада Яңа елга багышланган концерт программасы 31 декабрьдә19:00 сәгатьтә башлана. Тамаша Үзәк стадионда уза. Ул унберенче яртыга кадәр дәвам итәчәк. Анда районның үзешчән артистлары катнаша. Яңа ел кергәч, төнге бердә дискәтүк башлана. Өченче гыйнвардан Үзәк стадиондагы милли йортларда балалар өчен осталык дәресләре, уеннар үткәрелә, алар 18:30 сәгатьтә башлана, ә авыл җирлекләре һәр кичне диярлек район үзәгендә концерт программаларын тәкъдим итә. Спорт чараларына килгәндә, 5 гыйнвар көнне Үзәк стадионда карлы волейбол була, 6 гыйнвар — Итекле хоккей һәм чаңгыда шуу буенча ярышлар.

Балык Бистәсендә Яңа ел тамашасы 30 декабрь көнне Ленин мәйданында 18:00 сәгатьтә башлана. Чара үзәк чыршы янында була, Казаннан «световое шоу» килә. Яңа ел ялларында кичке алтыдан сигезгә кадәр һәркөнне күңел ачу чаралары узачак, аны районның төрле оешмалары үткәрә.


Азнакайда Яңа ел концерты Татарстан мәйданында уза. 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша була. Анда Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар чакырылган. Кичке тугызда бәйрәм салюты була. 2 гыйнвар көнне шул ук мәйданда Илмира Нәгыймова һәм Рәфис Кәлимуллин концерты була. 4 гыйнварда Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова килә. 5 гыйнвар көнне Ландыш Нигъмәтҗанова, Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар була, ул көнне шулай ук чана-фест узачак. Раштуа бәйрәме көнне район артистлары концерт куя. Концертлар кичке сәгать алтыда башлана.

Актанышта 30 декабрьдә район үзешчәннәре «Сыйлы мәйдан» программасын тәкъдим итә, кичә ярышлар һәм уеннар белән үрелеп барачак, диде мәдәният бүлеге хезмәткәрләре. «Кышкы ярминкә» дә булачак. Бәйрәм кичке җидедә башлана. 1 гыйнварда 1.00 сәгатьтә Үзәк чыршы янында бәйрәм дәвам итәчәк. Авыл җирлекләрендә Яңа ел тамашасы 31 көнне була. 29 декабрьгә кадәр Кыш бабай призына спорт ярышлары булачак. Ял көннәрендә балалар өчен программалар була.

Алабугада бәйрәм концерты 31 декабрьдә «Гуляй» паркында була. Чара 18:00 сәгатьтә башлана һәм 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнә. Кичәдә «Filatov & Karas» төркеме чыгыш ясар дип көтелә. 5 гыйнварда «Танай» урманында чаңгыда шуу буенча ярышлар була. 6 гыйнварда «Георгий» паркында креатив чаналар фестивале уза. 3-9 гыйнварда Ленин мәйданында һәм паркларда балалар һәм ата-аналар өчен күңел ачу чаралары булачак.


Әтнәдә Яңа ел концерты 31 декабрьдә үзәк чыршы янында 19:30 сәгатьтә башлана. Махсус кунаклар — Әбри Хәбриев, Илшат Сафин, Айдар Галиәскәров, кичке унда дискәтүк башлана, Яңа ел керергә бер сәгать кала салют була. 2-12 гыйнварда авыл җирлекләре «Яңа ел кичләре» дип исемләнгән концерт программаларын күрсәтә. Авылларда урам бәйрәмнәре, кышкы Сабантуйлар булачак.

Балтачта бал-маскарад 31 декабрьдә була. Чара «Балтач» паркында уза, 19:00 сәгатьтә башлана. Кичә кунаклары — Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар. Дискотека төнге икедә дәвам итәчәк. Яңа ел ялларында үзәк чыршы янында кичке алтыдан сигезгә кадәр балалар өчен уеннар оештырылачак.

Баулыда Яңа ел бәйрәм концерты 31 декабрь кичендә уза. Үзешчәннәр урамда чыгыш ясый. Ялларда балалар өчен уеннар үткәреләчәк. 4 гыйнвар көнне чаналар фестивале була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Кайбыч халкы һәм кунаклары 31 декабрь көнне узачак бәйрәм кичәсендә Айдар Рәкыйповны күрә ала. Концерт театральләштерелгән тамаша белән 19:00 сәгатьтә башлана, соңыннан салют була.

Биектауда 31 декабрь көнне «Заказанье» паркында үзешчәннәр концерт куя, чара 19:00 сәгатьтә башлана. Яңа елдан соң төнге икедә дискәтүк булачак. 3,4,5,6 гыйнварда паркларда балалар өчен күңел ачу чаралары оештырыла.

Буага артистлардан Иркә килә. Концерт 31 көнне Үзәк паркта була, кичке алтыда башлана. Ялларда авыл артистлары һәр көнне концерт куячак.

Яшел Үзәндә 31 декабрь көнне кичке алтыда бәйрәм тамашасы була. Анда җирле артистлар катнаша. 3, 6 гыйнварда паркларда балалар өчен күңел ачу программалары булачак, музыкаль спектакль тәкъдим итәләр. Шулай ук үзешчәннәр концертлар куя. 5 гыйнварда этләр белән парадка барырга була. 8 гыйнвар көнне мини-футбол буенча ярыш узачак.


Кукмарада 30 декабрьдә шәһәр үзәгендә Комсомол мәйданында тамаша була. «Кышкы хыял» дип аталган концерт 19:00 сәгатьтә башлана, ул «Яңа ел килсен» театральләштерелгән тамашасы белән дәвам итә һәм 22:00 салют белән тәмамлана. 31 көнне 13:00 сәгатьтә «Киндер Күл» паркында Кыш бабай белән Кар кызы резиденциясе ачыла. Анда район артистлары катнаша. Оештыручылар сүзләренчә, үлән чәен, мич коймагын авыз итәргә була. 1-9 гыйнварда 19.00-22.00 сәгатьләрдә үзәк чыршы янында «Музыкаль фейерверк» Яңа ел күңел ачу кичәсе була. 5 гыйнвар көнне традицион рәвештә «Итекфест» фестиваль-ярминкәсе узачак. Быел анда мөмкинлекләре чикле балалар өчен аерым осталык дәресләре дә узачак. Фестивальнең хедлайнеры — DJ Радик һәм Айрат Сафин.

28 көнне сораганда Питрәчтә Яңа ел кичәсенең төгәл көне әле билгесез иде. 2,3, 4 гыйнвар көннәрендә төрле авыл җирлекләрендә күңел ачу чаралары узачак.

Сабада бал-маскарад 30 декабрь кичендә була, район талантларын күреп булачак. Төп мәйданда һәркөнне көндез балалар өчен, кичен олылар өчен чаралар планлаштырылган. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рөстәм абый Заһидуллин сүзләренчә, Саба командасы әле бик тырышып Кукмарада узачак Итек фестиваленә әзерләнә икән, былтыр гран-при алганнар иде.

Сарманда 31 декабрь кичендә «Могҗизалы Яңа ел» дип исемләнгән концерт булачак. Шулай ук Җәлил бистәсендә дә концерт була. Төнлә шулай ук дискәтүк була. 2 гыйнварда Җәлилдә кич дискәтүк була. 4 гыйнварда балалар өчен осталык дәресләре оештырыла. Ял көннәрендә «Сарман» кинотеатрында мультфильмнар күрсәтеләчәк.


Теләчедә 30 декабрьдә кичке җидедә район мәдәният йорты мәйданында Яңа елга багышланган концерт була. Концертта районның сәнгать үзешчәннәре һәм чакырылган кунаклар — Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рәфис Кәлимуллин чыгыш ясый. Яңа елны каршы алганнан соң төнге бердә дискәтүк була. 4 гыйнвар көнне 16:00 сәгатьтә елга буенда балалар өчен чыршы бәйрәме була. 7 гыйнварда мәдәният йорты мәйданында Раштуа бәйрәме уза. Тулырак: https://intertat.tatar/news/society/30-12-2021/ya-a-el-yallaryna-tatarstan-rayonnary-nindi-charalar-zerl-g-n-5846235

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X