erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа салым системасы – “Профессиональ табышка салым” пилот проекты

Яңа системаны кулланганда календарь елда салым базасы булган табыш күләме 2,4 млн. сумнан артмаска тиеш.

2018 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасында 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр яңа салым системасы – “Профессиональ табышка салым” пилот проектын гамәлгә кертү турында Закон кабул ителде. Яңа системаны милекләрен кулланып табыш алучы, эш бирүчесе булмаган, шартнамә буенча хезмәт күрсәтергә алган эшчеләре булмаучы hәм Татарстан Республикасында, Мәскәү шәhәрендә, Мәскәү, Калуга өлкәләрендә эшләүче физик затлар hәм шәхси эшмәкәрләр куллана ала.

Яңа системаны кулланганда календарь елда салым базасы булган табыш күләме 2,4 млн. сумнан артмаска тиеш.  Акцизлы, мәҗбүри маркировка үтәргә тиешле товарлар сатканда, товарларны hәм милек хокукларын алып сатканда, файдалы казылма байлыкларын сатканда, поручение, комиссия hәм агентлык шартнамәләре буенча икенче кешеләр файдасына эшләүче шәхси эшмәкәрләр, шулай ук нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар, бәя куючылар, медиаторлар әлеге режимны куллана алмыйлар.

Салым объекты булып төрле хезмәт күрсәтүдән, җитештергән товар сатудан алынган табыш санала. Салым чоры булып календарь ае билгеләнгән.

Физик затларга хезмәт күрсәткәндә, җитештергән товарларны сатканда салым ставкасы – 4 процент билгеләнгән, әгәр дә инде әлеге хезмәтләр шәхси эшмәкәрләргә hәм юридик затларга күрсәтелә икән, ставка – 6 процент.

10 ел өчендә салым ставкаларының артуы hәм максималь табыш алу күләме киметү каралмаган.

Яңа режимны кулланганда пенсия фондына иминиятләү кертемнәрен түләү каралмаган. Шул ук вакытта әлеге кертемнәрне ирекле рәвештә түләргә мөмкин.

2019 елның 1 гыйнварынннан Россия федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru)  “Минем салым” (Мой налог) дип аталучы мобиль кушымта эшли башлады. Әлеге кушымта салым инспекцияләренә бармыйча гына салым хезмәтләре белән бәйле булган мөнәсәбәтләрне оештыру мөмкинлеге бирә – яңа режим куллану буенча исәпкә басу, салым түләү хакында хәбәрләр алу, салым түләү h. б.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге режим буенча салымны түләүчеләргә инспекцияләр физик затлар hәм шәхси эшмәкәрләр үзләренең мобиль кушымталарында үткәргән исәпләүләр буенча ай саен җиткерәчәкләр. Ай беткәннән соң икенче айның 12нче числосында салым органнары үзмәшгульлек белән теркәлгән hәрбер гражданга түләнәсе сумма язылган хәбәрнамәне мобиль кушымтага җибәрәчәкләр. Салымны түләү вакыты ай беткәннән соң икенче айның 25 нче числосында каралган.

Әлеге яңа система буенча салым органнары алдында исәп-хисап тоту, ягъни отчет тапшыру каралмаган. Яңа салым системасы – “Профессиональ табышка салым”га күчкән салым түләүчеләр контроль-касса техникасы (ККТ) кулланудан азат ителәләр – сатып алучылар белән барлык мөнәсәбәтләрне “Минем салым” дип аталучы мобиль кушымтада башкаралар.

Закон буенча 10 мең сум күләмендә салым чигерүе (вычет) каралган. Әлеге сумма мобиль кушымтада салым органында теркәлгәннән соң барлыкка килә hәм әкренләп кулланыла башлый. Салым ставкасы 4 проңент булган вакытта салым чигерүе алынган табыштан 1 процент каралган, ә  салым ставкасы 6 процент булганда салым чигерүе алынган табыштан 2 процент тәшкил итәчәк.

Яңа салым системасы – “Профессиональ табышка салым”ны куллану ирекле рәвештә каралган.

Зөлфия Зыятдинова,

 Арча территориаль салым участогының өлкән инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X