erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якын арада бензин бәясе артмаячак

«Татнефть» АЗСларында 95 һәм 92 маркалы бензинга бәяләр кими башлаган.

Якын арада бензин бәясе артмас дип көтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.

Аның сүзләренчә, 2018 елда ягулыкка бәяләр артканнан соң үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә, быел бәяләр тотрыклы калган, кисәк арту юк.

«Октябрьдән башлап биржада бәяләр берникадәр кимү күзәтелә. Якын арада бензинга бәя артмаячак. Бүгеннән „Татнефть“ АЗС ларында 95нче маркалы бензинга бәя кими, кайбер АЗСларда 92 маркалы бензинга да 20-25 тиенгә кимиячәк. „Татнефть“ артыннан башка вертикаль интеграцияле компанияләр дә калышмас дип уйлыйм», — диде Роберт Гыйләҗиев.

Ул күптән түгел «Лукойл» ширкәтенең кышкы дизель ягулыгын арттыру турында мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Без аларга кышкы дизель ягулыгына бәяләрне арттырмаска киңәш иттек. Бәяләр арту инфляция чикләрендә булырга тиеш. Россия Хөкүмәте ягулыкка бәя арту белән бәйле вазгыятькә юл куймас дип ышанабыз», — диде идарә башлыгы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренә караганда, республикада бәяләр артуы инфляция дәрәҗәсеннән кимрәк булган.”2019 елның 19 июненнән республиканың күпчелек АЗСларында бәяләр үзгәрешсез кала. Кышкы ДТ ягулыгы өчен генә бәя 46 сум 50 тиен дип билгеләнгән», — диде.

Бүген бер литры өчен 95 марка бензинга бәя 43 сум 10 тиен, 92 марка — 40,5 сум, 80 марка — 39 сум.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X