erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын куркынычы зур булган көзге-кышкы чор

Хөрмәтле гражданнар, көзге-кышкы янгын куркынычы зур булган чор килеп җитте. Статистика күрсәткәнчә, бу вакытта янгыннарның күбесе торак секторда күзәтелә.

 

Температура кимү белән, халык мичләрне интенсив җылыта, җылыткычлар куллана башлый. Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып  җылыту мичләренең  һәм  төтен чыгу юлларының  төзексезлеге , мичкә яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мичне артык кыздыру , янып торган мичне күзәтүсез калдыру  тора. Күп кенә җылыту мичләренең каршы ягындагы идәнгә калай беркетелмәгән була. Мичләрне еш кына ягулык вакытында караучысыз калдыралар, йә балаларга мич ягуны ышанып тапшыралар, моңа юл куярга ярамый. Көчле салкыннарда мичләр озак вакытлар җылытыла, шуның нәтиҗәсендә аларның аерым өлешләренең көчле кызуы күзәтелә, ә бу өлешләрнең агач дивар яки мебель белән якын булуы нәтиҗәсендә янгыннан котылып калып булмый.

Шулай ук салкыннар башлану белән,  көннәр кыскару белән  электр энергиясен ешрак кулланабыз, шулай ук челтәргә күп электр-көнкүреш приборлары тоташтырабыз. Шул ук вакытта челтәрдәге берничә көнкүреш приборын да кертеп, электр үткәргечләргә артык йөкләнеш күзәтелә, шуның нәтиҗәсендә үткәргечләрдә кызу һәм кыска ялгану барлыкка килә. Шулай ук еш кына электр челтәрләренең озак вакытлар эксплуатацияләнүе аркасында чыбыклар искерә һәм янгын килеп чыгуга китерә торган кыска ялганыш килеп чыга. Беркем өчен дә сер түгел, күп кенә торак йортларда, бигрәк тә иске торак йортларда электр чыбыгы начар хәлдә, ә бу янгынны китерергә мөмкин. Шуңа күрә электр үткәргечләрен үз вакытында алыштырырга, шулай ук өйдә электр энергиясе көчәнешен тикшерергә кирәк.

 Елдан ел торак секторда янгыннарның төп сәбәпләре-ут белән саксыз эш итү, электр җылыту приборларын, көнкүреш мичләрен, газ плитәләрен эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут белән балалар шуклыгы тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ангын вакытында «01», «101» «112» номерлары аша хәбәр итәргә.

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X