erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь аналарны бәхет баса

1 гыйнвардан йөклелек һәм бала табу һәм тәрбияләү буенча айлык пособие түләүгә карата үзгәрешләр көтелә. Нинди үзгәрешләр бар соң?

Беренчедән, вакытылыча эшли алмаучыларның көнлек түләве арта. Узган 2018 һәм 2019 елларда максималь түләү 815 мең һәм 865 мең икәнен исәпкә алсак, көнлек түләү 2150 сумнан 23011 сумга кадәр җитәчәк. Димәк, айлык түләү күләме дә арта дигән сүз.

Иминият фонды тарафыннан, ана булу белән бәйле,  дүрт төрле түләү каралган. Шуларның икесе уртача хезмәт хакына бәйле. Болар йөклелек һәм бала табу, бала тәрбияләү буенча айлык пособие; медицина оешмаларына йөклелекнең беренче атналарында исәпкә басу өчен булган түләүләр.

2020 елның 1 гыйнварыннан алып йөклелек һәм бала табу буенча 140 көнлек отпуск өчен максималь түләү 322 мең 190 сум тәшкил итәчәк. Бала карау буенча айлык пособие күләмен исә максималь 27 984,53 мең сум итәчәкләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йөклелекнең алдагы срокларында медицина оешмаларында теркәлгән өчен һәм бала тапканнан соң бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме үзгәрмәячәк. Иминият фонды билгеләп үткәнчә, 2019 елның 1 февраленнән бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган акча 17 мең 479,73 сум, ә исәпкә баскан өчен түләнелә торганы – 655,49 сум тәшкил итә.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/men-bit-yash-analarny-bkhet-basa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X