erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк сәламәтлеген саклау буенча кардиологтан киңәшләр

Даими күнегүләр һәм туклану режимын үтәү йөрәк авыруларыннан саклану өчен кирәк. Шул турыда Дюссельдорфта Сана хастаханәсенең медицина клиникасы баш табибы – кардиолог Торстен Дилл искәртте. Бу хакта Focus немец басмасына сылтамасы белән РИА Новости хәбәр итә.

Табиб физик күнегүләрне йөрәк сәламәтлеген саклау өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе дип атады. «Һава торышы нинди булуга карамастан, атнасына өч тапкыр берәр сәгать җәяү йөрим. <…> Даимилек йөрәк өчен мөһим», – дип аңлатты ул.

Диета исә тренировкалар белән бергә артык авырлык җыймаска мөмкинлек бирәчәк. Табиб сүзләренчә, нәкъ менә шул сәбәп белән иткә караганда балык һәм яшелчәгә өстенлек бирә.

Моннан тыш, йөрәк сәламәтлеге өчен стресслар куркыныч. Алар, гадәттә, йокы бозылу, алкоголь куллану һәм тәмәке тарту проблемалары белән бәйле, диде Дилл.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Моннан тыш, йөрәк сәламәтлеген тәэмин итү өчен холестерин дәрәҗәсен һәм кан басымын контрольдә тотарга кирәк, дип өстәде белгеч.

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X