Җырлы гомер юлы
Укытучы, тәрбияче, җырчы, шигырьләр иҗат итүче әни, әби Әнисә Хәйруллинаны язмыш нык сынаса да, кодрәтле көч ярдәмендә ул аякка баса алуга ирешә. Шатлыкларын да, сынауларны да язмыш бүләге дип яши.
Элегрәк, “Арча” радиосының тәүлек әйләнәсе эшләгән елларында Арчабыз җырчысы Әнисә Хәйруллина башкаруындагы җырлар еш яңгырый иде. Аның туган авылына багышланган “Тылаңгырым” дигән җыры авылдашлары күңелендә генә түгел, күпләрнең җанында җирсү хисе уяткандыр, юкса радиодан еш сорап җырлатмаслар иде. Соңгы елларда Әнисә апаның сәламәтлеге какшавын, каты авырту урын өстенә үк ятарга мәҗбүр итүен ишеткәч аны белүчеләр нык борчылдык. Очрашуга да, борчып йөрим инде, дип уңайсызланып кына бардым. Кыңгырау төймәсенә баскач, Әнисә апаның шат тавышын ишетеп бер сөенсәм, ишектән каршы алырга аякларында чыгуын күргәч җанга җылылык йөгерде. Шөкер, аякларына басып йөри икән. Өйдә култык таяклары ярдәмендә хәрәкәтләнсә дә, үзен-үзе йөртә ала. Әңгәмәбез дә сәламәтлек турында башланып китте. Ике ел урын өстендә авырып ятып, аягына баса башлавына елга якын икән.
Аяклары йөрмәс булып урын өстенә калгач Казан табибларының “Аягыңа баса алмаячаксың”, дигән сүзләре аның йөрәгенә ук кадагандай итә. Әмма адәм баласын өмет яшәтә. Өмет кенә сүнмәсен... “Урынга калгач, ирексездән үлем турында уйлар керә башлады. Яшәмәм кебек тоела иде. Кызым Резидә гел, “Әни, андый уйлар уйлама, өметлене генә уйла”, – дип орыша иде. Якыннарым гел күңелемне үсендереп, көч биреп торды. Аннан үзем дә, миннән авыррак хәлдәгеләр дә бар бит, мин моны җиңәргә тиеш, көрәшим әле, дип уйлана башладым. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап ята торгач, аның ярдәмен тоеп аякка баса алдым. Башта гел ятып кына тордым, бераздан терәтеп утырта башладылар. Яткан вакытта хәрәкәтләнә алганча гимнастик күнекмәләр ясарга тырыша идем. Улым өйдә әйләндерә торган велосипед алып бирде. Гел шөгыльләнгәч аның да ярдәме зур булды. Ул гел Казанга дәрәҗәле табибларга йөртте. Тик Мәскәүгә үк бара алмадым, ерак юлга чыгып китәрлек хәлем булмады. Үземнең, якыннарымның, балаларымның тырышлыгы, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән аякка бастым, чиксез рәхмәт һәммәсенә дә. Быел җәй чәчәк бакчасына чыгып тезләнеп чүп тә утый алдым”, – дип, күргән авырлыкларын бүген җиңел генә сөйли Әнисә апа.
Балачакның якты мизгелләре
Кәримнең мәктәптән кайтуын әбисе ишек янына ук килеп каршы ала. Ул Арчаның беренче мәктәбендә 9 сыйныфта укый. Айдар абыйсы да, әнисе дә, Камилә апасы да шул мәктәпне тәмамлаганнар. Әби оныгының укуы, мәктәп тормышы белән кызыксына. Үзе дә оныгын районда, илдә барган яңалыклар белән таныштырып ала. Аларның күңелләре бер-берен аңлап яши. Әбисенә авырлык китермәскә тырыша ул. Җәен әбисе бакчада шланг тотып кына су сиптерсә дә, авырлык килмәсен дип онык булышырга ашыга икән. Хәтта төннәрен дә әбисе бүлмәсендә йокларга ярата, чөнки әбигә дару эчәргә еш кына су кирәк була, таягын алып бирергә кирәк була... Әбисе аңа еш кына үзенең балачагы турында сөйләргә ярата: “Мин туып үскән Тылаңгыр авылы матур табигатьле, заманында зур авыл иде. Бер ягында урман, безнең бакча башыннан ук Казанка елгасы ага... Без урманнан чиләк-чиләк җиләк, гөмбә җыеп, урман-кыр байлыклары ашап үскән сугыштан соңгы чор балалары. Әнием Шәрифелҗамал ветфельдшерлыкка укыган һәм гомере буе шул хезмәтенә тугры булып яшәде. Тәүлекнең кайсы вакыты булса да, авыл кешесенең малы янына чыгып йөгерә иде. Әти сугышта катнашкан кеше, Арча лесхозы конторасында эшләде. 7 бала үстек без. Күршеләрдә дә балалар күп, берсендә 12, икенчесендә 7 бала иде. Барыбыз бергә җыелсак, үзе бер мәктәп баласы кадәр булабыз. Ул чакта рәхәтләнеп уйнарга уенчыклар да, язарга кәгазь дә юк. Гәҗит почмакларына язып, мәктәп-мәктәп уйнарга ярата идек. Әнинең урманга чикләвеккә алып барганнарын сагынам. Капчыклап чикләвек җыя идек. Без үскәндә урман тулы байлык булды: керүгә, кура җиләклек башлана иде. Урман адәм баласын гына түгел, терлекләрне дә туендыручы булды. 4нче сыйныфта укыганда әти-әнигә ияреп мин дә печән чаба башладым. Әти-әни өйрәткән эшләр тормышта бик кирәкле булды, гомер буе аларга рәхмәт укып яшәдем. Лесхозда 4нче сыйныфны тәмамлагач, апа белән 5нче сыйныфка Арчага укырга дип киттек. Тик мәктәп интернатына түләргә икебезгә 12шәр сумнан 24 сум акча булмагач кире кайтырга туры килде. Аннан апа Чыпчыкта, мин Иске Төрнәле мәктәбендә укый башладык. Мәктәптә яратып укыдым. Ике тапкыр чаңгы ярышында район чемпионы булганым истә. Укытучыбыз Фәрит Әхмәдуллинның (сүзем дога булып ирешсен) тырышлыгы булгандыр, чөнки кышын физкультура дәресләрендә гел чаңгыда шуа идек. Балачактан ук күрше балаларын укытып бөреләнгән укытучы булу хыялы мине 1963 елда Арча педучилищесына алып килде. Анда укыткан укытучыларым Илдус Сәгъдиев, Флера Гомәровна, Зинаида Корнейчук, Рәмзия Гыйләҗева, Мөнәвир Ибраһимовларны һ.б. сагынып искә алам. Илдус абый белән Флера апа бүген дә тигез булып яшәп яталар, шөкер. Илдус абый районда узган чараларда да актив катнаша. Әлифба авторларында укыганбыз, алар белән бергә булганбыз бит дип сөенәм. Анда укыган елларда, Арча Сабантуе уза торган стадион тирәсендәге агачларны безгә утырту насыйп булды. Шул тирәгә юлым төшкән саен, Арчабыз өчен минем дә кечкенә булса да хезмәтем кергән бит дип куанам”.
Балачактагы хыялы тормышка ашып, гомер буе озатып бара Әнисә Хәйруллинаны. 22 ел мәктәптә укытучы, 18 ел Арчаның 2нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. “Якыннарым, дуслар, күршеләр балалар бакчасында эшли иде, алар кызыктырды. Үзем дә балаларны яраттым. Алар белән 2 яшьтән “Туган тел” җырын өйрәнә башлый идек. Бик яратып эшләдем. Мине эшкә өйрәтүче тәрбиячеләр белән дус эшләдек. Фәния Вагыйзовна, Нурзидә Зөфәровна, Руфия Рәфыйковна, Рәдифә Габделбәровна, Наҗия Рахимовнага, Гөлшатка Хаҗиевнага һ.б. рәхмәтләрем чиксез. Мөдиребез Надия Мифтахетдинова үзен безнең белән тигез күрде, бакчага чыгып эшлибез икән, ул да безнең белән, дәрекскә әзерләнәбез икән, ул да яннан китми иде”, – ди.
Туган телне ярату – гаиләдән
Ире Рифат белән ике бала үстерәләр: Айдар белән Резидәне. Балалары турында яратып, әниләрчә горурлык белән сөйли Әнисә апа: “Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлагач Айдар Мәскәүгә югары уку йортына укырга керергә китте. Үзенең башкалага ук китәсе килде. Берүзе барып, имтиханнарын “5”кә генә тапшырып студент булды. Имтихан биргәндә хәтта тулай торакта урын да бирмәгәннәр, вокзалда кунып йөреп тапшырган имтиханнарын. Исәнлеген имтихан бирүе турында җибәргән телеграммаларыннан гына белеп тордык. Аны тәмамлагач аспирантурада укып, 25 ел үзе укыган уку йортында студентлар укытты. Кызым Резидә Арча сәнгать мәктәбендә укыта. Ирем Рифат кинәт вафат булгач, ялгызлыгымны сиздермәскә теләп, балалар белән бергә яши башладык. Резидәнең ире Алмаз да, оныкларым Камилә (ул КФУда укый) белән Кәрим дә “әби” дип өзелеп торалар. Оныклар безнең дустанә мөнәсәбәтне, гаиләнең гадәтләрен күреп үсеп, үзләре дә гаиләләрендә шуны дәвам итәрләр дип хыялланам. Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Мәскәүдә яшәүче улым да бер рус сүзе кулланмый. Аны оныкларга үрнәк итеп куям. Айдарның армиядән язган 101 хатын саклыйм һәм алар һәммәсе татарча язылган. Гаилә гадәтләренә килгәндә, без гомер буе Яңа елны өйдә каршыладык, бу мин үскән гаиләдән үк килә. Туган көннәрне туганнар җыелышып уздырырга яратабыз. Ике яктан да туганнар белән аралашып яшибез. Элек кечкенә баракта торганда ук иремнең энесе гаиләсе белән безгә еш кайта иде. Кечкенә баракка да күп кеше сыя, идәнгә тезелешеп йоклый идек. Рифат Күлтәснеке, Үрнәктә СПТУны тәмамлагач, Казахстанга чирәм җирләрне күтәрешергә киткән дә, шактый еллар шунда эшләп кайткан. Минем насыйбым булгангадыр, мөгаен. Концертта таныштык без. Ул сеңлесе белән килгән иде. Рифатның туганнары белән бүгенге көндә дә аралашып яшибез. Бала тәрбиясендә иң мөһиме – балаларга каты күңелле булмаска, сөйләшкәндә дә йомшак мөгамәлә кирәк дип уйлыйм. Балаларны рәхмәтле булырга өйрәтергә кирәк. Гаиләдә балалар күбрәк булган саен алар бер-берсеннән күреп, эшкә өйрәнеп тәрбияләнеп үсә. Оныкларыма мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үс, әти-әниең сине ничек хөрмәтли, син дә шундый бул дип әйтәм”.
Җыр – аның гомер юлдашы
“Җырлау сәләтем әнидән күчкән. Әни бик моңлы тавышлы, өздереп җырлый иде. Кунаклар киләме, туганнар кайтамы, аны бер дә җырлатмыйча калмыйлар иде. 80 яшен узгач та җырлаганын хәтерлим. Мәктәптә җыр укытучыларым Рәйхана апа, Роза апаларның да ярдәме булгандыр. Арчада да, авылларда да концертлар куеп йөрдек без, шул вакытларда җырларны радиога бирү мөмкинлеге туды. Җырны радионың үзендә яздыра идек. Шулай итеп 20 җыр яздырдым. 7сенең көен дә, сүзләрен дә дустым Саймә Мортазина белән икебез бергә яздык. Радиода тыңлаучыларны уйнаталар, җырлаталар иде, шуңа да җырлар яздырасы килгәндер. Диктор сүзләр бирә дә, тыңлаучы 10 минут эчендә шигырьләр язып җибәрергә тиеш. Шул уенда уйнарга бик яраттым. Мин 4нче сыйныфта укыганда әти-әни радио, 5тә укыганда телевизор алып кайттылар. Район гәҗитен дә балачактан ук алдырабыз. Шуннан бирле радио, гәҗит минем гомерлек дуска әйләнде”. Сүз уңаеннан, әңгәмә барышында берничә шигырен укыды Әнисә апа.
Хыяллар, хыяллар... “Иң зур хыялым: аякка нык басып, таяксыз атлап йөрисем килә. Үземнең хәлемне белгәннәрнең янына барып аларның хәлләрен дә белә, зиратка үз аякларымда барып әрвахларга догаларымны укый алсам иде дип хыялланам. Балалар, оныкларга бәхет сорыйм”...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев