erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юлда  4 баланың гомере өзелгән

Ел башыннан бирле Татарстанда балалар катнашында 151 юл-транспорт һәлакәте  теркәлгән. ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, юллардагы аварияләрдә барлыгы 4 бала һәлак булган, 160ы җәрәхәтләнгән яки имгәнгән ("Ватаным Татарстан").

 

Гомумән, һәр сигез авариянең берсе балалар белән бәйле. Узган елдагы белән чагыштырганда, куркыныч очраклар саны да, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр саны да кимегән. Шул ук вакытта Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, аварияләрнең яртысы диярлек җәяүле балаларга карый.

Электр самокаты да зур куркыныч  яный. Быел инде ике бала шуның аркасында имгәнгән. Самокатка бәйле барлыгы 8 куркыныч очрак теркәлгән. Идарә башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, мондый аварияләр башлыча юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмауга яки машина юлыннан баруга бәйле.

https://vatantat.ru/2022/06/83981/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре