erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар имин, адымнар нык булсын!

Кәче мәктәбендә “Юллар имин, адымнар нык булсын!” дигән бәйге оештырылды

“Игътибар – балалар!” профилактик чарасы кысаларында Кәче мәктәбендә “Юллар имин, адымнар нык булсын!” дигән бәйге оештырылды. Аны яшь юл хәрәкәте инспекторлары 1-4 сыйныф укучылары белән берлектә үткәрде. Бәйгедә ике команда – “Светофор” һәм “Автомобиль” – катнашты. Командалар үзләре белән таныштырганнан соң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, юлларда куркынычсызлык буенча да онытмадылар, йөк белән дә “бардылар”, табышмакларның җавапларын да таптылар. Соңыннан Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегеннән ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы Алмаз Әхәтов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат балаларның исләренә төшерделәр, киемдә, букчаларында яктылык кайтаручы элемент йөртергә кирәклеге турында да кисәтеп үттеләр. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләре дә бар иде.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X