«Зенит» 12 нче тапкыр Россия чемпионы булды
«Зенит» үз тарихында 12 нче чемпион титулын яулады, дип хәбәр ителә клубның рәсми порталында.
Россия Премьер Лигасының 30 нчы туры матчында Петербург клубы «Ростов» ны отты.
Алар илнең иң көчле командасы статусын расладылар. Элегрәк зенитчылар 1984, 2007, 2010, 2012, 2015, 2019, 2020, 2021, 2022, 2023 һәм 2024 еллар чемпионатында җиңгән иде .
«Зенит» – барлык югары милли бүләкләрне: чемпионат, Кубок, Суперкубок һәм Премьер-лига кубогын, шулай ук ике халыкара трофей – Кубок һәм УЕФА Суперкубогын яулаган бердәнбер Россия клубы. Гомумән алганда, клуб 31 трофей иясе булып тора.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев