erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфәт Зиннуров: «Иртәбез сәгать 5 тә башлана»

Зөлфәт ЗИННУРОВның радио-телевидение эшчәнлеген аның студент елларыннан ук яхшы беләбез. “ТНВ”да “Яшьләр тукталышы”, “Син — минеке, мин — синеке”, “Башваткыч” һәм башка тапшыруларны кызыклы итеп алып барды. “Татар радиосы” эфирларында да үз тыңлаучылары күп иде. Ул чорда, озак вакыт эшләгәч, Зөлфәт радиодан китте. Һәм шактый еллардан соң яңадан әйләнеп кайтты.

“РАДИО КҮҢЕЛГӘ ЯКЫНРАК”
— Зөлфәт, шундый озын тәнәфестән соң, “Татар радиосы”на кабаттан чакыру ничегрәк булды?
— Радиога 2001 елда, ачылган чорында ук килгән идем. 2007 елда аннан киттем. Шактый вакыт узгач, 2019 елда, ул чакта баш мөхәррир вазыйфасын башкарган Айваз Садыров: “Иртәнге эфир буенча шундыйрак проект бар. Үзеңне сынап карамыйсыңмы?” — дип тәкъдим ясады. Шулай итеп, “Уян, татар!” тапшыруын алып баручы буларак килдем.
— Иртүк торып, Биектау районының Күлле авылыннан эфирга килеп өлгерергә дә кирәк. Зөлфәтнең иртәсе ничәдә башлана?
— Иртән яхшы уяныр өчен, кич сәгать 9 да ятарга кирәк, дип һәр көн бу хакта балаларга әйтәм. Әмма бик булып чыкмый. Иртән балаларны җыеп илтәсе. Әлегә “Уян, татар!” эфирда юк. Кызлар шуңа бу арада сөенеп йөри, өйдән соңрак җыенып китәбез. Тапшыру эфирга чыкканда, иртәнге сәгать
5 тә торабыз, 6 тула 10-15 минутларда китәбез. Күлледән Казандагы 2 нче гимназиягә 16 чакрым. Балалар мәктәпкә сәгать ярым алдан килә. Башкача булмый әлегә. Дәресләрен карап, укып утыралар. Аларны калдырып, иртәнге эфирга чабам.
— Хәзер радионың баш мөхәррире вазыйфасын да башкарасың.
— Җаваплылык артты, вакыт та күп китә.
— “ТМТV”да тапшыруларда да күрәбез. “Башваткыч”тан киткәч, тамашачы юксынды үзеңне.
— “ТМТV”да даими тапшыру алып бармыйм. Әллә нигә бер генә хит-парадта күренеп алам. Телевидение эше бик сагындыра, димәс идем. Ничектер радио якынрак, күңелгә сеңгәнрәк. Кем белә, бәлки, берәр кызыклы проект башланса, яңадан кереп тә китәрмен.

“ТАГЫН КЫЗ БУЛЫР, ДИП УЙЛАГАН ИДЕМ”
Зөлфәт Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа, Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә үсә. Әтисе Шамил абый озак еллар районның мәгариф бүлеген җитәкләде. Кызганыч, 2010 елда арадан китеп барды. Зөлфия апа ялгызы яши. Зөлфәтнең сеңлесе Алия гаиләсе белән Саба районының Тимершык авылында гомер итә. Алар ике ул үстерә. Туган йортка бергәләшеп еш җыелалар.
— Зөлфәт, соңгы елларда гаиләгездә иң сөенечле вакыйга — Рәхимнең тууы. Ике кыздан соң малай аеруча тансык булгандыр. Фамилияне, нәселне дәвам иттерүче дә бит!
— Әйе, көтмәгәндә малай туды бит. Зәлия белән Зифадан соң, өченчесе дә кыз булыр, дип уйлаган идем. Рәхимгә яшь ярым, әле сөйләшми. Бөтен белгән сүзе — “әдә”. “Әйдә” диюе инде бу. Осталыклары күп: җимерә, вата, ача, тарата, тавыш чыгара. Уенчыкларны биеклектән, баскычтан ыргыту — иң яраткан шөгыльләренең берсе.
Фамилия, нәсел дәвам иттерүче дигәндә, бер яктан, горурлык. Ләкин, икенче яктан, андый әйбергә артык исем китми. “Малай кирәк!” — дип тавыш чыгаручы, шуның өчен кәеф төшерүчеләр дә бар. Дөрес әйбер түгел бу. Тегендә киткәч, фамилияң дәвам итәме-итмиме, аны белмисең дә бит.
— Кызларны матур тәрбиялисең. Татарча гына сөйләшәсез, уеннар уйнап, бүләкләр бирешәсез… — гаиләгезне сокланып күзәтәбез. Малай тәрбияләве аерыламы?
— “Кызларны тәрбияли беләм. Малайларны ничек икән?” — дип баштарак аптыраган да идем. Әле бәләкәй, алай зур аерма юк. Үсә төшкәч, өйрәнергә кирәк булыр инде.
— Гөлназ әлегә бәби ялындадыр?
— Хатыным белгечлеге буенча — теш табибы. Әлегә Рәхим белән өйдә.
— Кызлар ничәнче сыйныфта укый? Зәлияне телевидениедә дә күрәбез, концертлар алып бара, җырлый да. Зифаның нинди кызыксынулары бар?
— Зәлия — VI, Зифа I сыйныфта укый. Зәлия музыка мәктәбенә йөри, тагын ике елы калып бара. Хорда җырлый, үзенә ошый. Спорт түгәрәгенә йөртергә тырышабыз. 5 яшьтән бассейнга йөрттем, хәзер вакытлары юк. Әлегә каратэ белән шөгыльләнәләр. Олысы теләп йөри, ә Зифа бик алай түгел. Әнисе жәлли инде. “Бер башлагач, йөрергә кирәк. Үзегез өчен бит. Бу — спорт, сәламәтлек”, — дип аңлатам. Бераз юмалап алдаштырырга да туры килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“КҮПТӘН ҖЫРЛАР ИҖАТ ИТМИМ”
— Зөлфәт, соңгы вакытларда сәхнәдә чыгышларыңны сирәк күрәбез.
— Концертны, ялгышмасам, соңгы тапкыр 2011 елда куйдым. Гастрольләрдә концертлар белән йөрүгә бик исем китми. Мәҗлесләр алып барам, чакырып торалар.
— Күп җырларың тамашачының исендә калды: “Ак Барс” чемпион”, “Халкым минем” бүген дә популяр.
— Күптән инде яңа җырлар яздырганым юк. Булганнары да радио, телевидениедә әллә ни әйләндерелмәде. Интернет киңлекләренә бөтен җырларымны да керттем. Теләгән кеше шуннан тыңлый ала.
Җырларның, иң беренче чиратта, текстына игътибар итәм. Мәгънә, сюжет линиясе булырга тиеш. Репертуарымда “синнән башка яши алмыйм”, “сагышларым”, “камышларым” ише җырлар юк. Фәлсәфи, тормыш турында булганнарын яратам.
— Холкыңа килгәндә, турыдан бәрә, диләр сине. Алай да бик җиңел түгелдер…
— Турыдан бәрә, дигәннән, “Уян, татар!” эфирга чыкмый башлагач, күпләр: “Телең аркасында китәргә туры килдеме әллә?” — дип язды, шалтыратты. “Юк, әлегә техник сәбәпләр аркасында гына шулай килеп чыкты. Алла боерса, башлыйбыз”, — дип аңлатам. Холыкка килгәндә… Хатынны тыңласаң — коры син, ди. Болай үзем кырыс та түгел кебек. Төчеләнеп, ялагайланып, матур сүзләр әйтеп йөрү минеке түгел. Һәр кешенең уңай ягы да, кимчелекләре дә була инде.
— Ашарга да оста пешерәсең бит әле. Бер шундый блог та башлап җибәргән идең. Иң яраткан ризыкларыңнан кайсыларын аерып әйтер идең?
— Интернетта “Зөлфәт ашарга пешерә” дигән хэштег белән видеолар куйгаладым. Гади булмаган ризыкларны әзерләргә тырыша идем. Кояш елмая башлады. Кар эреп, чирәм чыккач, казанны асып, ишегалдында берәр нәрсә пешерәсе килә башлаячак инде. Шул вакытны көтәм. Итле ризыклар яратам. Сарык ите белән шулпа, манты аеруча ошый.
— Күлледә берничә ел элек күл буенда күпләп агач утырткан идегез. Үсеп киттеләрме?
— Бөтен авыл белән җыелып, күл тирәли бик күп каен, берничә чыршы утырткан идек. Бик азы гына китте, каеннар үсмәде. Чыршылар күренгәли.
— Хәзерге Зөлфәт элеккесеннән нык үзгәрдеме?
— Быел 42 яшь тула. Үзгәрдем. Хәзер тормышка — күп нәрсәгә җиңелрәк карыйм. Бар нәрсә дә вакытлыча икәненә төшенәсең. Яшьрәк чакта диңгез тубыктан, кызулык та бар, бөтен нәрсәне булдырасың кебек. Хәзер ниндидер эшкә алына башласаң, мең тапкыр уйлыйсың. Шулай да, ник тотынмадым икән, дигәнче, барып чыкмаса да, алынып карарга кирәк. Үзебезчә тегесен-монысын эшләргә тырышабыз. Аллага тапшырып, ипотекага да чиратка бастым. Бөтен кешедә ипотека, ник миндә генә юк әле, дидем (көлә). Аңа хәтле алда алынган кредитларны ябып бетердем әле башта.
— Газета укучыларга, тамашачыларга теләкләр дә җиткерсәң иде.
— Ашыкмаска, булганына шөкер итеп яшәргә, артык борчылмаска кирәк. Һәр нәрсәнең үз җае бар. Нидер килеп чыкмый икән, төшенкелеккә бирелмәскә тырышыгыз. Бу тормышта көнләшмичә яшәргә. Балаларның балачагы булсын иде, дип телим. Саулык, күңел тынычлыгы кирәк. Калганы бар да була.
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев